Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Биш минутта – торт!

Бу торттан да җиңелрәк ясалучы торт бармы икән әле? Үзе туклыклы, үзе файдалы ул. Үзе биш минутта ясала. Пешереп торасы да юк!

Түгәрәк «хлебцы» аласың, аның өстенә йомшак эремчек сылыйсың.

Һәр катламга телемләп банан һәм үзең яраткан җиләк-җимешне (кара җимеш, кура җиләге һ.б.) тезәсең.

Өч-дүрт катлам ясагач, тагын бер кат эремчек сылыйсың да угычта шоколад кырып саласың. Бетте! Хәер, шунда ук ашарга тотынмасаң да була, бераз торса, ул тагын да тәмлерәк булып йомшарачак.

Инзилә Абдуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев