Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Бик тәмле торт рецепты («Молочная девочка»)

Берәр торт та пешерәсегез киләме? Әйдәгез алайса "Молочная девочка" тортын пешерик.

Кирәк булачак:
Коржлар өчен:
Күкәй - 2 шт
Куертылган сөт (сгущенка) - 380 гр
Сыер мае - 100 гр
Он - 170 гр
Көпшәкләндергеч (разрыхлитель) - 2 чәй калагы
Крем өчен:
Эремчек сыры (творожный (сливочный) сыр) - 300 гр
Каймак - 500 гр
Куертылган сөт (сгущенка) - 180 гр


Башлыйбыз! Куертылган сөткә күкәйләрне кушабыз һәм венчик белән бутыйбыз. Эреткән майны салабыз һәм кабат бутыйбыз. Он һәм көпшәкләндергечне дә кушабыз. Пергамент кәгазенең икенче ягында бер үк размерда түгәрәкләр ясыйбыз. Бу түгәрәкнең зурлыгы сездән тора, ни хәтле зурлыкта телисез икән, шундыйны ясыйсыз. Бу түгәрәкләрне савыт яисә кольцо ярдәмендә ясарга уңайлы. Ә аннары дөрес ягына шушы түгәрәкләрне тутырып безнең камырны нәзек иттереп сылыйбыз. 170°та газ мичендә 4-6 минут пешерәбез.

Алар пешкән арада, мин крем ясыйм. Сырны куертылган сөт белән бутыйм, ә икенче савытта каймакны (сливки). Аннары бергә кушып тагын болгатам.

Барлык камырны да пешереп бетергәч, тортыбызны җыерга тотынабыз. Коржларның кырыйларын кисәргә мөмкин. Ә теләсәгез, шулай гына да калдырырга була.  Баштан корж, аннары крем салып тортыбызны җыябыз.     
Менә инде әзер дә, теләсәгез, бизәсәгез дә була. Бу тортны түгәрәк кенә түгел, шулай ук башка формаларда да пешереп була. Чәйләрегез тәмле булсын!

Фирүзәнең шәхси блогында тагын бик күп рецептлар бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев