Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Бүген “Баунти” шоколады көне

Шул уңайдан җиңел һәм тиз әзерләнә торган рецепт белән бүлешәбез. Үзегез дә ясап карагыз әле!

Безгә кирәк булачак:

Шоколад – 3 плитка

Куертылган сөт (сгущенка) – 200 г

Кокос – 300 г

Өй шартларында "Баунти" кәнфитләрен ничек әзерләргә?

Кокос стружкасын куертылган сөт (сгущенка) белән кушып яхшылап болгатабыз. Әзер массаны олы калак зурлыгындагы шарлар яки батончик формасында әвәлибез һәм пергамент белән капланган противеньгә (яки подноска) салабыз. Кәнфитләр әзер булгач, 30 минутка суыткычка куеп торабыз.

Шоколадны микродулкынлы мичтә яки су мунчасында эретәбез. Әзер кәнфитләрне сыегайтылган шоколадка манып алабыз һәм кашык яки пычак ярдәмендә аларны яңадан пергаментка урнаштырабыз.

Кәнфит-батончикларның шоколады тулысынча катсын өчен суыткычка озатабыз.

"Баунти"ларыбыз әзер. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев