Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Бәйрәм табынына тәмле салатлар

Тиздән әниләр көне җитә. Әниеңне тәмле салатлар ясап шаккаттырырга әзерләнә тор. Менә берничә рецепт.

Салатлар организмда җиңел үз­ләштерелә. Алар күбесенчә төрле яшелчәләрдән, җиләк-җимешләрдән ясала. Гап-гади кәбестә, кишер, суган, кыяр, помидорда гына да никадәр ми­нераль тозлар, витаминнар, файдалы матдәләр бар. Шуңа күрә аларны ел буена, көн саен ашарга кирәк.

Салатларны беренче аш алдын­нан бирәләр. Алар аппетитны ача. Җитмәсә, салатларны әзерләве бик җиңел һәм күп вакытны да алмый.

 

«Грекча» салат

Өстәлгә помидор, яшел кыяр, баллы борыч (аның төрле төстәгеләрен алсаң, тагын да яхшырак), төше алынган зәйтцн җимеше, брынза, пекин кәбестәсе, көнбагыш зәйтцн мае алып куй.

Башта помидор, кыяр, борыч, кәбестәне яхшылап салкын суда ю. Кыярның башларын кисеп алырга, помидорның сабагын өзәргә, борыч­ны орлыкларыннан чистартыргаонытма. Аннан аларны 2 см зурлы­гында шакмаклап тура. Туралган яшелчәләрне тирән савытка сала бар. Хәзер инде сырны да нәкъ шу­лай ук шакмаклап тура һәм савытка бушат. Продуктлар өстенә зәйтүн җи­мешләре сал да, бераз көнбагыш яки зәйтүн мае өстәп, яхшылап болгат. Әлеге салат ачык төсләре белән дә, җиңел үзләштерелүе белән дә ку­накларның күңеленә хуш киләчәк.

Чикләвекле кишер салаты С

алат өчен кишер, әстерхан чикләвеге,  шикәр комы,  майонез, тоз кирәк.

Кишерләрне яхшылап юганнан соң, вак тишекле угычтан уып куй. Әстерхан чикләвеген исә тукмак ярдәмендә төй дә кишер өстенә сал. Тагын бераз шикәр комы, тоз өстә. Хәзер инде майонез салып, барысын бергә болгат.

Чипс салаты

Бу салатны ясау өчен, сиңа пеш­кән бәрәңге, краб ите, йомырка, консервланган кукуруз, суган, чипслар, майонез кирәк.

Салат катлап ясала. Зур сай тә­линкәгә пешкән бәрәңгене зур ти­шекле угычта уып сал һәм кашык бе­лән тигезләп куй. Аның өстенә вак итеп суган тура. Хәзер суган өстенә майонез сыла. Чираттагы кат - вак итеп туралган краб ите. Аңа майонез сылаганнан соң, эре тишекле угычта уып, йомырка сал, кашык белән тигезләп куй. Янә майонез сыла. Салатның тагын бер каты куку­руздан тора. Аның өстенә дә майо­нез як. Хәзер пакеттагы чипсларны, пакетын ачмыйча гына, кулың белән из һәм аларны салат өстенә сип.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев