Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Бәйрәм табынына

Ка­ра Ку­ян елын кар­шы­ла­ган­да нәр­сә пе­ше­рер­гә?

Ит (ку­ян ите бул­ма­сын), ба­лык, яшел­чә­ләр, җи­ләк-җи­меш, сыр, тәм-том һәм ка­мыр ри­зык­ла­ры – 23нче ел ху­җа­би­кә­се бер­сен­нән дә баш тарт­мас. Ку­ян­нар га­ди ри­зык яра­та,  тик мул та­бын­га ул та­гын да сө­е­нә­чәк.

Яңа ел сим­во­лы тук­лык­лы про­дукт­лар яра­та. Шу­ңа кү­рә са­лат­лар яса­ган­да, сыр һәм чик­лә­век­ләр­не күп­ләп кул­ла­на ала­сыз.

Ку­ян бал­лы­ны да яра­та, шун­лык­тан өс­тәл­дә де­серт­лар бу­луы да мәҗ­бү­ри. Бу җи­ләк-җи­меш нигъ­мә­те яки ка­мыр ри­зык­ла­ры бу­лыр­га мөм­кин. Ә без сез­гә ике ми­нут­та әзер­лә­нә тор­ган бик тәм­ле де­серт тәкъ­дим итә­без.

«Кар көр­те» де­сер­ты

Ки­рәк: ба­нан (3), кай­мак (250 гр), ши­кәр ко­мы (3 аш ка­ла­гы), ка­као яки шо­ко­лад.

Ба­нан­ны юып, әр­чеп, те­лем­ләп ки­сә­без. Те­лем­нәр­не са­выт­ка те­зә­без.

Икен­че са­выт­та кай­мак бе­лән ши­кәр ко­мын бер­гә ку­шып бол­га­та­быз.

Ба­нан­нар өс­те­нә ка­лак бе­лән ши­кәр­ле кай­мак­ны са­ла­быз (ба­нан те­лем­нә­ре кү­ме­лер­лек итеп).

Шу­ның өс­те­нә угыч­тан шо­ко­лад (кон­фет) уып си­бә­без. Аның уры­ны­на ка­као по­ро­шо­гы си­бәр­гә дә мөм­кин.

Шун­нан соң  ка­бат ба­нан те­лем­нә­ре, ан­нан кай­мак һәм та­гын шо­ко­лад уа­быз. Шул рә­веш­ле бер­ни­чә кат­лап ясый­быз. Әзер де­серт­ның өс­тен җи­ләк-җи­меш бе­лән би­зәр­гә мөм­кин. Тәм­ле бул­сын!  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев