Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

«Зур һәм кечкенә курчаклар» уены

Балаларны предметларның төсе, формасы, зурлыгы белән таныштыру өчен уен.

Максат: балаларны предметларның төсе, формасы, зурлыгы, сизелә торган үзлекләре белән таныштыру.

Бурыч:
Белем бирү: балаларда предметларны төс билгесе буенча аера һәм берләштерә белүне формалаштыру
Үстерүче: кече яшьтәге балаларда кулларның вак моторикасын үстерүгә ярдәм итү, балаларның сөйләм активлыгын стимуллаштыру
Тәрбияви: үз хәрәкәтләреңне тоюны үстерүгә һәм олылар белән бергә эшләүдә уңай кәеф формалаштыруга ярдәм итү.
Җиһазлар: курчаклар, өстәл, урындык, зур һәм кечкенә савыт-саба.

Уен барышы:

Балалар урындыкларда ярымтүгәрәк ясап утыралар, тәрбияче балалар өстәле артында утыра.

Тәрбияче өстәлгә уң якта зур курчак өстәле һәм урындык куя һәм зур курчак утырта, ә сул якка - кечкенә урындык-өстәлгә кечкенә курчак утырта.

Шуннан соң ул балаларга сөйли:

– Бу – зур курчак, ә бу - кечкенә курчак. Зур курчак зур өстәл янындагы зур урындыкта утыра. Зур курчакның исеме Мәрьям, ә кечкенә курчакның исеме Кәримә.

Ни өчен алар өстәл янына утырдылар икән? Мөгаен, аларга иртәнге ашны ашарга вакыттыр.

Мәрьям белән Кәримәдән сорагыз әле, алар кулларын юдылармы икән? Алар кулларыбызны юдык, диләр.

Алларына тастымал куеп ашатырбыз.

Балалар, без Мәрьямне нинди тәлинкәдән ашатырбыз? Ә Кәримәне?

Дөрес, Мәрьямне без зур тәлинкәдән ашатырбыз, алдына зур тәлинкәне куябыз, ә Кәримә алдына кечкенә тәлинкә куябыз.

Аннары тәрбияче балаларга зур һәм кечкенә кашыклар өләшә һәм зур курчакка зур кашык, ә кечкенә курчакка кечкенә кашык бирүләрен сорый.

Хәйруллина Ләйсән Азат кызы, Питрәч районы Шәле авылы "Тургай" балалар бакчасы, Питрәч районы, Шәле авылы.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев