Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Халыкара ботка көне

Октябрь аенда Халыкара ботка көне билгеләп үтелә.

Балалар бакчасында балаларга көн саен диярлек иртән пешекче апаларыбыз яратып һәм тырышып ботка әзерли. 

Октябрь аенда Халыкара ботка көне билгеләп үтелә (ингл. World Porridge Day). Ботка – дөньяның күп халыкларының традицион ризыгы, меңәр еллар дәвамында ул популярлыгын югалтмый.

Бу искиткеч бәйрәмнең барлыкка килүе нәкъ менә шуның белән бәйле дә. Ул рәсми статуска ия түгел, ә аны үткәрү датасы интернетта төрлечә күрсәтелә. Ничек кенә булмасын, октябрь ботка яратучыларны берләштерә.

Безнең балалар бакчасында да  халыкара ботка көненә багышланган тематик көн узды. 

Иртәбез ботка турындагы күңелле уеннардан башланды. Аннары "Машина каша" мультфильмын карадык. Балалар рәхәтләнеп төп геройларның маҗараларын күзәттеләр. Моннан тыш, балалар белән "Сорока-белобока" дигән мавыктыргыч бармак уены уйнадык. Бергәләп бармакларны ничек дөрес санарга һәм хәрәкәтләндерергә икәнен өйрәндек.

Балалар төрле ярмалар белән таныштылар, аларны куллары белән тотып карадылар. Алар нинди боткалар пешереп булуын, шулай ук аларның файдасы турында белделәр. «Ботканы ярмадан танып бел!», «Ярманы таны», «Ярманы капшап танып бел» дигән уеннар да уйнадык. Гриммнарның «Горшок каши» әкиятен тыңладык.

Әңгәмә барышында балалар ботканың кеше организмы, аның үсеше һәм сәламәтлеге өчен бик файдалы булуын белделәр. Балалар төрле ярмалардан аппликация да ясадылар.

Яшел Үзән районының 41нче "Гөрләвек" балалар бакчасы тәрбиячесе Насыйбуллина Гөлназ Сәлим кызы.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев