Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Вакытлы матбугат – заман көзгесе

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакцияләре хезмәткәрләре «Шатлык» балалар бакчасында кунакта булды.

Танышу-сөйләшү ата-аналар, Комсомол районының татар теленә өйрәтүче тәрбиячеләре, бакча педагоглары һәм Үзәк китапханә хезмәткәрләре катнашында узды.
«Салават күпере» журналын татар балалары өчен төсле һәм мавыктыргыч басма матбугат итү өстендә бик күп эшлибез, - дип сөйләде “Салават күпере” журналы баш мөхәрриренең урынбасары Гөлназ Ярмиева. - «Салават күпере»нең берничә проекты эшләп килә: “Күңелле әлифба” – татар хәрефләрен өйрәтә, “Бәби-сүз” – сүзләрне, “Салаватик”лар ярдәмендә борынгы татар җырларын үзләштерергә, хайваннар дөньясы белән танышырга була.

Кызыклы эшләнмәләр, буягычлар, уеннар, наклейкалар, сюрпризлар һәм кыйммәтле призлар белән конкурслар - боларның барысын да «Салават купере» журналы чыгарылышларында табарга мөмкин. Бүгенге балаларны кысыксындыру өчен мультимедиа мөмкинлекләреннән дә файдаланабыз. Һәр саны уенчыкка охшаган, фигуралы кисү аркасында алар гадәти булмаган кыяфәткә ия.

Такмак-такмазалар, әкиятләр, мәкальләр, мәзәкләр, башваткыч, ребус, сканвордлар журналны бигрәк тә күркәм итә. Традиция буенча журнал балаларга һәр номерда сюрприз җибәрә. Арткы тышлыгында «тылсымлы» буяу урнаштырылган. Махсус кушымтаны йөкләргә генә кирәк - картинка җанлана! Ютубта да уңышлы эшлибез, видео аша кечкенәләргә татар сүзләрен өйрәнү мөмкинлекләре булдырабыз. Менә шулай заман белән бергә атламасак, укучыларыбызны югалткан булыр идек», - дип тәмамлады сүзен Гөлназ Зыятдин кызы.


«Бәлки беләсездер, «Сабантуй» журналына 2 елдан 100 ел тулачак. Элек ул газета форматында басылып килгән булса, хәзер аның да форматы үзгәрде. Абруйлы рәссамнар бизәгән, күренекле язучыларның кызыклы, тәрбияви эчтәлекле әсәрләре басылган «Сабантуй» журналын да яратмаслык түгел. Журнал битләрендә күренекле балалар язучылары Зиннур Хөснияр, Ләбиб Лерон, Рөстәм Мингалим, Роберт Миңнуллин кебек танылган авторларның әсәрләре, халык әкиятләре, мәшһүр шәхесләрнең тормышы һәм эшчәнлеге турында материаллар даими басылып килә», - дип таныштырды «Сабантуй» журналының баш мөхәррир урынбасары Мөхетдинова Руфия Рифгатъ кызы.
Ә педагоглар, ата-аналар кунаклар алып килгән журналларны, әдәби китапларны сатып алдылар. Шулай ук кунаклар балалар бакчасына хезмәттәшлек өчен Рәхмәт хаты һәм күп кенә басмаларын бүләк итеп калдырдылар.

Илүсә Гамманова, Чаллы шәһәренең 1нче "Шатлык"балалар бакчасы мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев