Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

“Урманда кунакта” - кроссворд

Кроссвордның авторы – Нурлаттан Нуретдинова Зимфира.

Сораулар:

  1. Тәне тулы тәңкәсе, елга аның әнкәсе.
  2. Җәен урманга патша, кышын кардан да аста.
  3. Күрер-күрмәс күзләре, челтәр бәйли үзләре, челтәре түгәрәк, эшли алар үрмәләп.
  4. Чи-чи итә, читкә сикерә.
  5. Кояш түгел — оча, ябалактан курка, чикләвек ярата, сызгырса, урманны яңгырата.
  6. Нечкә билле, көлтә койрыклы. Хәйләкәр үзе. Кем ул?
  7. Тоттырмый, китә очып, я кала җирдә качып.
  8. Бер йомгакта мең энә, сиңа тими, син тимә.
  9. Агач башы тукылдык, тукый-тукый тук булдык.

Җаваплары: 1. Балык, 2. Аю, 3.Үрмәкүч, 4.Чикерткә, 5. Тиен, 6. Төлке, 7. Куян, 8. Керпе, 9. Тукран.

Төзеде: Нуретдинова Зимфира Солтан кызы, Нурлат районы, 14 нче номерлы «Әкият» балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев