Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Үлән ашый, май ташый

Кроссворд.

Сораулар:
Вертикаль:

1. Бабай килгән сагынып, ак чикмәнен ябынып, 
2. Тураганда елата. Нәрсә ул? 
3. Теле юк − үзе аңлата. 
4. Җир астында җиз бүкән, −ул ни икән? 
Горизонталь: 
5. Йөз кат кием, барысы да төймәсез, 
6. Лампа түгел — яктырта, мич түгел — җылыта, 
7. Улый да дулый, бөтен җирне акка буйый, 
8. Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә, 
9. Тавыкларнын патшасы ул, 
бер таҗы бар башында. 
Иртә белән кешеләрне, 
уятырга ашыга, 
10. Үлән ашый, май ташый.

Хәмәтгалимова Йолдыз Тәбрисовна, Чистай шәһәре, 3нче «Кояшкай» балалар бакчасы.

 

 

Җаваплары:.1.Кыш, 2.Суган, 3.Китап, 4.Бәрәңге, 5.Кәбестә, 6.Кояш, 7.Буран, 8.Кишер, 9.Әтәч, 10.Сыер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев