Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Уйлап кара әле

Балаларга кроссворд.

Сораулар:

Вертикаль: 1.Тешләремнең исәбе юк, утын кисәм, 2.Теле юк — үзе аңлата, 3.Хуш исле, шома, үзе чисталап юа, 4.Каләмнең эше — сызу, аныкы бозу, 5. Җиләк-җимешләр пешкән чак.

Горизонталь: 6. Үзе кып-кызыл, күлмәге ямь-яшел, тәме бал кебек,7.Сорыйлар, көтәләр, килсәм бар да качалар, 8.Камыр эчендә бәрәңге, йә уйлап кара әле, 9.Гәүдәсе бар — җаны юк, үзе эшләпә кигән — башы юк, 10. Гомер буе сугар өчен, мине уйлап тапканнар.

Галиуллина Айгөл Марселевна, Чаллы шәһәре 7нче «Рябинушка» балалар бакчасы.

Җаваплары:1.Пычкы, 2.Китап, 3.Сабын, 4.Бетергеч, 5.Җәй, 6.Карбыз, 7.Яңгыр, 8.Кыстыбый, 9.Гөмбә, 10.Чүкеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев