Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

«Тылсымлы сандык»

Кечкенәләр төркемендә Яңа ел бәйрәменә сценарий.

(Музыка яңгырый, балалар керә, чыршы кырыенда тезеләләр)

Алып баручы: Хәерле көн, кадерле балалар, әти-әниләр, килгән кунаклар! Сезнең барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибәз. Дөньялар имин, өстәлләр мул булсын.

Җыр «Кечкенә чыршы кышын туңды»

Алып баручы: Нинди матур безнен чыршы, Җем-җем килеп яна ул, Башлыйбыз чыршы бәйрәмен!

Алып баручы: Карагыз әле, балалар, нәрсә мин таптым! Нинди матур сандык! Аның өстендә хат бар!

(хатны укый)

Яңа ел белән котлыйм! Сандыкны сезгә җибәрәм.

Сандыкны ачыгыз, бүләкләрне алыгыз!

Бераз бүләкләргә өреп карагыз, бәлки алар уяначак,

Сезнең бәйрәмгә киләчәк!

Күңел ачыгыз, уйнагыз!

Тиздән булырмын ... Кыш Бабай!

Балалар, сандыкны тизрәк ачыйк, Кыш Бабай безгә бүләккә нәрсә әзерләгән икән?

(Сандыкны ача, аннан Кар Кызы курчагын ала)

Алып баручы: Ой, карагыз әле, бу бит Кар Кызы! Ләкин ул уенчык...

Әйдәгез. бу курчакка өреп карыйбызмы? Бер, ике, оч! Кар Кызы, барлыкка кил!

(балалар уенчыкка өрәләр, залга Кар Кызы керә)

Кар Кызы: Яңа елның йолдызы —

Мин ул. Кар кызы.

Энҗе, мәрҗән, асылташ —

Мин ул. Кар кызы.

Мин – кызларның асылы.

Кыш кызы, мин. Кар кызы!

Нурлы бәйрәм Яңа елда

Кояш булып балкыды. Исәнмесез, балалар, исәнмесез, кунаклар!

Алып баручы: Исәнме, Кар Кызы! Без сине күрүебезгә бик шат!

Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз,

Кыш бабайны каршыларбыз,

Яңа жырлар жырларбыз. 

Бию-хоровод

Алып баручы: Бәйрәмне дәвам итәбезме? Тагын сихерлибезме, балалар?

Тагын нәрсә китерде икән сандыкта безгә Кыш Бабай?

(Сандыктан Кар бабайны чыгара)

Алып баручы: Карагыз нинди уенчык, балалар! Күзләре кара күмер!

Борыны кишер! Кем бу? Кар Бабай бит бу.Әйдәгез, бөтенебез өреп карыйк, бәлки ул чынга әйләнер...

(Залга Кар Бабай керә)

Кар Бабай: Нинди матур безнен чыршы,

Җем-җем килеп яна ул,

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Котлы булсын Яңа ел!

Исәнмесез, балалар, мин сезне күрүемә бик шат!

Мин Кар Бабай, кар белән уйнарга яратам! Әйдәгез әле минем белән кар җыябыз.

Кар белән уен.

Алып баручы: Бәйрәмне дәвам итәбезме? Тагын сихерлибезме, балалар?

Тагын нәрсә китерде икән сандыкта безгә Кыш Бабай?

(Сандыктан Куянны чыгара)

Әйдәгез, балалар, Куянга өреп карыйбыз. Бер, ике, өч...

(балалар куян маскаларын кияләр)

Алып баручы: Менә бит безнең куяннар. Әйдәгез биергә!

Бию «Ак куян, йомшак куян»

Кар Бабай: Абау, карагыз әле, балалар, безнең чыршының утлары янмый, уенчыклары ялтырамый...

Кар Кызы: Әйдәгез тагын сихерлик, балалар, чыршыга өреп карыйбыз! Бер, ике, өч, Чыршы, утларынны кабыз!

(Орәләр) Булып чыкмады... Әллә бетте тылсым. Нишләргә икән, балалар? Бәлки Кыш Бабай безгә булышыр.

(Кар Бабай сандыкны ача, сөенеп Кыш Бабай курчагын чыгара)

Кар Бабай: 

Кыш бабай ул, Кыш Бабай, безнең дус бабай,

Туны иркен, күңеле киң, безнең яраткан бабай.

Кар Кызы: Әйдәгез, балалар, тагын өреп карыйбыз. Бәлки Кыш Бабай барлыкка килер.. Бер, ике, оч...

(Кыш Бабай керә)

Кыш Бабай: Тышта буран бөтен җиргә карлар тутыра,
Безнең залда ямь-яшел чыршы утыра.
Яшел чыршының очына йолдыз куелган.
Яңа елны каршыларга дуслар җыелган.
Бүген бәйрәм! Әйлән-бәйлән уйныйк-гөрләшик.
Бүген бәйрәм! Бәйләм-бәйләм бүләк өләшик.!

Жыр-бию «КЫШ БАБАЙ»

Алып баручы: Кыш Бабай, балалар синен белән уйнарга телиләр бит!

Уен «Кырау»

Кар Кызы: Бабаем, бүләкләрне тапшырырга вакыт житте.

Кыш Бабай: Әлбәттә, оныгым аппагым, оныттым бит. Кая соң бүләкләрем? Өемдә калдырдым бугай... Әәә, безнең бит Тылсымлы Сандык бар. Хәзер төзәтәбез. Сандыкта юк микән бүләкләр, карыйк әле.

(Сандыктан уенчык бүләкне чыгара)

Кыш Бабай: Балалар, без беләбез инде нишләргә кирәк икәнен, шулай бит?

(Өрәләр, Кар Бабай чана белән бүләкләрне чыгара)

Кар Кызы: Иске елда калсын мәшакатьләр 

Онытылсын кайгы, үпкәләр 

Кыш Бабай: Яңа бәхет, яңа шатлык, 

Алып килсен Яңа ел! 

Тәрбияче Усманова Налия Таһир кызы, музыка җитәкчесе Кукевич Резеда Аксанжановна, Казан шәһәренең Совет районы 115нче балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев