Тылсымлы күркәләр
Безнең балалар бакчасында ел саен көзге конкурс үтә, быел ул «Күркәләрнең тылсымлы әкияткә әверелүе» дип атала.
Безнең балалар бакчасында ел саен көзге конкурс үтә, быел ул "Күркәләрнең тылсымлы әкияткә әверелүе" дип атала.
Берәр эшләнмә ясар өчен паркка яки урманга барырга кирәк. Көзге урман бик матур, сары һәм кызыл яфраклар ялтырый, әкият дөньясына эләккән кебек, сүзләр белән аңлатып булмый, бу гүзәллекне үз күзләрең белән күрергә кирәк. Без яфраклар, нарат, чыршы күркәләре җыйдык. Өйгә кайтып хыялларыбызны эшләнмәгә эверелдерә башладык.
Керпеләр, ябалак, арыслан, күбәләк, кәрзин бик матур килеп чыкты.
Ямансарова Светлана Николаевна, 47нче «Айгөл» балалар бакчасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев