Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Тукай көне – безнең бәйрәм

Балалар Тукайның әкият геройлары белән бергә кайгырдылар, алар белән бергә сөенделәр. Бәйрәм кичәсе бик җанлы барды, сизелми дә үтеп китте.

Бәйрәм арты бәйрәм... Чаллы шәһәренең 79нчы «Чиякәй» балалар бакчасында Тукайга багышланган чара узды. Иң элек балаларны ана теленә өйрәтүче тәрбияче, төркем тәрбиячеләре бакчага йөрүче балаларны бөек шагыйребезнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдылар, шигырьләрен, әкиятләрен укыдылар. Әти-әниләр, әби-бабайлар белән берлектә балалар үзләренә ошаган шигырь һәм әкият геройларын рәсемгә төшереп алып килделәр, төрледән-төрле эшләнмәләр ясадылар. Бакчабызда бик матур итеп Тукай абый иҗатына багышланган рәсем һәм эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылды, бер төркем дә читтә калмады. Бәйрәмне дәвам итеп, бөек шагыйребезгә багышлап, “Без – Тукайлы халык” дигән бәйрәм кичәсе үткәрдек. Бәйрәм барышында балалар тагын бер кат Габдулла Тукай язган шигырьләрне искә алдылыр, мини-театраль тамашалар күрсәттеләр. Һәм бик рәхәтләнеп кечкенә Апушның яраткан уеннарын уйнадылар. Балалар Тукайның  әкият геройлары белән бергә кайгырдылар, алар белән бергә сөенделәр. Бәйрәм кичәсе бик җанлы барды, сизелми дә үтеп китте. Туган телебезгә мәдхия җырлаган, аны зурлаган, мәңгелеккә хәтердә уелып кала торган “Туган тел” җыры белән кичәбез тәмамланды. Балаларыбыз – безнең киләчәгебез, булачак яшь тукайчылар. Туган илебезгә, газиз татар теленә бөек шагыййребез Габдулла Тукай кебек тугры булып үсәрләр дип ышанып калабыз.

 Гөлнур Хәлимова, Чаллы шәһәре 79нчы «Чиякәй» балалар бакчасында балаларны ана теленә өйрәтүче тәрбияче. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев