Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Теле юк, үзе аңлата

Балаларга кроссворд.

Сораулар:

Вертикаль: 1.Тик бер генә һөнәр беләм: кисәм, турыйм, юнам, теләм, 2.Үзе монда утыра, сүзне тегендә тутыра, 3.Теле юк, үзе аңлата, 4.Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә.

Горизонталь:5.Үзе көчле, чүмечле, берүзе эшли йөз кешелек эшне, 6.Кышын тора корыда, язын туфракка чума, 7.Иң ачы да, иң татлы да була ала, 8.Колак, борынны уып, өеңә кертә куып. 9.Яфрак та түгел, ботак та түгел, үзе агачта үсә. 10.Суда йөзә, күктә оча, җирдә йөри, ит белән сыйлый.

Сабирова Сиринә Рафаиловна, Нурлат районы Киекле авылы, 28нче «Умырзая» балалар бакчасы.

Җаваплары:1.Балта, 2.Телефон, 3.Китап, 4.Кишер, 5.Экскаватор, 6.Орлык, 7.Тел, 8.Салкын, 9.Җимеш, 10.Каз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев