Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Татар халык бизәкләрен өйрәнәбез

Без балалар белән татар халык бизәкләрен өйрәнә башладык.

Без балалар белән татар халык бизәкләрен өйрәнә башладык. Орнаментлар турында сөйләштек, бик күп рәсемнәр карадык. Балаларга тагын да кызыклырак булсын өчен бакчабыздагы музейга экскурсия оештырдык. Монда без аларга татар халкының көн күреше, киемнәре турында сөйләдек. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар.

Ә аннары төркемебездә рәсем дәресе булды. Балалар сандык рәсемен татар халык орнаментлары белән бизәделәр. Бик матур килеп чыкты.

Чаллы шәһәре, 50нче балалар бакчасы тәрбиячеләре — Гарифуллина Айнара Ростамовна, Хайдарова Чулпан Зуфаряновна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев