Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Тәрбияле бала җанга – шатлык, йөзгә – аклык

Бу төркем балалары татар мохитендә, халкыбызның буыннан-буынга күчеп килүче гореф-гадәтләренә таянып, милли тәрбия алып үсәләр.

Мин озак еллар Яр Чаллы шәһәренең 78нче номерлы «Чыршыкай» балалар бакчасында ана теленә өйрәтүче тәрбияче булып эшлим. Безнең бакча – рус телле бакча, тик һәр елны, ата-аналар ризалыгы буенча, татар төркемнәре ачыла. Бу төркем балалары татар мохитендә, халкыбызның буыннан-буынга күчеп килүче гореф-гадәтләренә таянып, милли тәрбия алып үсәләр.

Шушы көннәрдә татар мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының чыгарылыш кичәсе булды. Кичәнең башыннан алып ахырына кадәр безнең балалар үз ана телебездә – җырдай моңлы татар телендә чыгыш ясадылар . Бакча белән саубуллашу, тәрбиячеләргә, бакча хезмәткәрләренә багышланган хөрмәт-  рәхмәт сүзләре күңелләргә үтеп кереп, күзләребездә яшь тамчылары барлыкка китерсә, дәртле-моңлы җыр-биюләр рәхәтләнеп ял итәргә сәбәпче булдылар.  Иии, күңелле булды да соң! Балаларның шулай чиста һәм дөрес итеп татар телендә аралаша алуларына әти-әниләр дә сөенеп (ана телләрен камил белмәүчеләре оялып та), утырдылар. Әлбәттә, безнең бакчада рус телле хезмәткәрләр дә күп. Алар өчен рәхмәтләр ике телдә әйтелде. Иии, күңелле булды да соң чыгарылыш кичәсе!  Ә мин, үз эшемнең уңай нәтиҗәсен күреп, бик горурланып утырдым. Алдагы тормышыгызда да ак юллар сезгә, балалар! Газиз туган телебезне һәрчак хөрмәтләп, зурлап яшәгез! 

 

Әлфирә Багаутдинова, тәрбияче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев