Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Тәрбиячебезгә рәхмәт!

131нче балалар бакчасының 5нче төркеменә күз салсагыз, сез моңа үзегез дә таң калырсыз. Музей кебек анда!

Баланың нинди кадерле булуын үзе ана булган кешегә бер дә әйтеп тору кирәкми. Ул белә – һәркемнең баласы үзенчә якын, үзенчә сөйкемле, үзенчә акыллы. «Аю да аппагым, керпе дә йомшагым» дигән әйтемдәге шикелле, һәр ананың баласы иң акыллысы, иң матуры, иң тыйнагы. Кызык тоелса да, бу табигый.  Табигать безне шулай яраткан. Ана кеше өчен баласы иң кадерлесе. Бала үсә төшкәч, без нәниләребезне балалар бакчасына озатабыз.

Президентыбыз Рөстәм Нургали улы, шәhәребез башлыгы Наил Гамбарович hәм дә инде төзүчеләребез ярдәме белән 2021 елны Чаллы шәhәрендә өр-яңа 131нче “Нуркайлар” балалар бакчасы сафка басты.
Бәхетебезгә, бу балалар бакчасында татар балалары өчен төркем булдырылды. Без моңа бик сөендек! Беренче көннән алып бүгенгәчә, аңлавыбызча, булган кыенлыкларны җиңеп, шатлыкларны бергә бүлешеп, төркемебезне Мохтарова Резеда Әмирҗан кызы җитәкли. Мин баланың балалар бакчасына мөнәсәбәте нәкъ менә тәрбияче аша 
формалаша, дип уйлыйм. Бала өчен тәрбияче әти-әни, яшәгән өй шикелле якын булганда гына бала теләп бакчага бара. Ә ата-ана өчен кечкенә сабыйның үзе киенеп-җыенып бакчага баруы һәм бер мәшәкатьсез калуы — зур куаныч. Ул гына да түгел, Резеда Әмирҗан кызы милли гореф-гадәтләребезне саклап, балаларга ата – бабаларыбыздан килгән нәсел тарихларын белүләренә әһәмият биреп, хезмәт куя. Чын мәгънәсендә 131нче балалар бакчасының 5нче төркеменә күз салсагыз, сез моңа үзегез дә таң калырсыз. Музей кебек анда!!! Болар барысыда Резеда Әмирҗан кызы 
тырышлыгы!!! Ул ата-аналарны да оештыра белә, балаларны да. Бу балалар бакчасындагы алдынгы төркем. Өч яшьлек балаларны әзерләп, Айсылу Закиулла кызы белән берлектә республикакүләм бәйгедә җиңү яуладылар!!! Монда күпме хезмәт ята, бәяләп бетергесез!!! Алар балалар бакчасы, шәhәркүләм катнашкан бәйгеләр бихисап (Мин белгәннәре: “Әниемнең алтын куллары”, “Кошлар безнең якын дуслар”, 
Муса Җәлил, Габдулла Тукай кичәләре h.б). 
Без исә боларның барысына сөенәбез, нәниләребезнең Кеше булуга ясаган беренче адымнарында, киләчәккә салынган нигезендә Резеда Әмирҗан кызы тырышлыгы өчен аңа ата-аналар исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез!!! Бары бәхетләр, уңышлар һәм иҗади биеклекләр Резеда Әмирҗан кызына! Һәрвакыт шулай елмаюга юмарт, тәрбиягә оста, гүзәлеккә өндәүче булып калуын телибез!!! 
Берәүгә дә сер түгел, яхшы кадрлар хәзер бик аз. Тәрбиячеләргә, кече тәрбиячеләргә кытлык зур икәнен анлыйбыз. Мондый кадрларны балалар бакчасында тотып калу бик зур уңыш, алар аркасында мәгариф өлкәсе гел үсештә булыр!!!
Зур ихтирам белән, Чаллы шәhәре 131нче “Нуркайлар” балалар бакчасы 5нче төркем ата-аналары исеменнән Гөлназ Тәлгать кызы Хисмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

13

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев