Тапкырларга - кроссворд
***
Сораулар:
Вертикаль:
1. Баш астына саласың һәм йокыга таласың, 2. Бүре түгел — көрән, куян түгел − озын колаклы, ат түгел — тояклы, 3. Агачларда оялар, ояларда кошчыклар, 4. Яз килсә, киенә, көз килсә, чишенә, 5. Тимерче дә түгел, балта остасы да түгел, үзе авылда беренче эшче.
Горизонталь: 6. Кулсыз-аяксыз тәрәзә кага, 7. Бер агачта биш бармак, тармагы саен бармак, 8. Сакаллы килеш туа, берәү дә гаҗәпләнми, 9. Күтәреп була, капка аша ыргытып булмый, 10. Агач түгел − яфраклы, тун түгел − тегелгән.
Хамзина Резеда Юнусовна, тәрбияче.
"Ново-Кинерская школа интернат для детей с ОВЗ" Республики Татарстан.
Җаваплары: 1. Мендәр, 2. Ишәк, 3. Чыпчык, 4. Агач, 5. Ат, 6. Җил, 7. Перчатка, 8. Кәҗә, 9. Мамык, 10 Китап.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев