Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Талантлар безнең арада

Киләсе атнада Чаллының 8нче “Таңсылу” балалар бакчасында Халыкара Туган тел көненә багышланган конкурс узачак.

Киләсе атнада Чаллының 8нче “Таңсылу” балалар бакчасында Халыкара Туган тел көненә багышланган конкурс узачак. Балалар инде туган телләрендә шигырьләр өйрәнә башладылар. Безнең бакчада Әнвәрова Дилүсә Фирдәвес кызы эшли. Ул татар телендә шигырьләр яза. Ул гүзәл табигатьле Актаныш районы Татар Суыксуы авылында туып үскән. Табигатькә гашыйк булып үскәнгәдер инде, аның күңеле иҗатка тартыла. Соңгы елларда шигырьләр дә яза башлады.
Аның табигать турындагы шигырьләрен безнең балалар өйрәнә. Менә шундый иҗади кеше 
безнең коллективта эшли! 

Зиннәтуллина Регина, 8нче балалар бакчасы тәрбиячесе.

Чишмәләр моңы
Сокланам мин чишмәләргә...
Кемнәр генә сукмагыннан үтмәгән.
Кемнәр генә сиңа килеп,
Сусауларын басмаган.

Кышларын да, җәйләрен дә,
Агасың да агасың.
Челтер-челтер тавышың,
Еракларга китә агышың.

Тау астыннан агып чыккан,
Салкын суның тәмнәре
Челтер-челтер тавышлары, 
Йөрәкләргә үтә моңнары.
Дилүсә А.Ф.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев