Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Тәэсирле очрашу

Көтелмәгән кунакны күреп, балалар бик шатланды. Песине тотып карыйсылары, аның белән шаярасылары килде.

Көзге көннәрнең берсендә без икенче кечкенә төркем балалары белән саф һавага урамга чыктык. Көн салкынча булса да, күктә кояш балкый. Табигатьтәге көзге үзгәрешләрне күзәтеп, коелган сары яфраклар белән уйнап, балалар үзара күңелле генә сөйләшеп йөриләр. Шулчак куаклар арасында ниндидер кыштырдау ишетеп, сагаеп калдылар. Кызыксынулары көчле иде балаларның, якынрак килделәр. Куаклар арасыннан песи килеп чыкты һәм балалар алдына сузылып ятты.

Көтелмәгән кунакны күреп, балалар бик шатланды. Песине тотып карыйсылары, аның белән шаярасылары килде. Мин балаларны хуҗасыз песиләр белән сак булырга кирәклеге турында кисәттем. Балалар арасында җанлы әңгәмә башланды. Аларның һәрберсе үзенең яраткан хайваны, аны ничек тәрбияләве турында сөйләде. Бу песине алар кызганды. Кайбер бала үзләренә алырга теләк тә белдерде. Әңгәмәне йомгаклап, мин тәрбиягә алынган хайваннар өчен без бик җаваплы икәнебезне аңлаттым.

Бу көтелмәгән очрашу балалар күңелендә эзсез калмас һәм киләчәктә алар тәрбияләгән хайваннар хуҗасыз булмас дип ышанасы килә.

Чаллы шәһәренең 42нче Алчәчәк балалар бакчасы. Икенче кечкенәләр төркем тәрбиячеләре Фасхиева Гульназ Фаридовна, Муратова Разиля Гависовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев