Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Табигатьне саклаучы шәхесләр үсә бездә

Актаныш авылының «Әтәчкәй» балалар бакчасы балаларын туган якны яратучы һәм саклаучы шәхесләр итеп тәрбиялиләр.

Актаныш авылының «Әтәчкәй» балалар бакчасы балаларын туган ягыбызны яратучы һәм саклаучы шәхесләр итеп тәрбиялибез. Экологик юнәлештәге төрле чаралар үткәрәбез. Нәниләрне кечкенәдән чүпне аерым җыярга өйрәтәбез, үзләрен табигать балалары итеп тоярга мөмкинлек бирәбез.

Сабыйларны кызыксындыру өчен «Җир шары — безнең уртак йортыбыз», «Туган авылым» экологик макетлары ясадык. Ташландык һәм табигый материаллардан менә дигән матур уенчыклар ясап булуын балаларга төшендерәбез. Әти-әниләр ярдәме белән һәр бала үзен чын экологик патруль хезмәткәре итеп тойсын өчен экипировкалар да булдырдык.

Әңгәмәләр, эшчәнлекләр вакытында үзләре дә бик кызыксынып көчләреннән килгәнчә табигатьне саклауга өлеш кертә алуларына шатланып плакатлар ясады нәниләребез.

Киләчәктә туган ягыбызның гүзәллеген күрә белеп, аны саклауда актив, илебезгә файда китерүче шәхесләр үсәр бип ышанабыз.

Актанышның 4нче балалар бакчасы тәрбиячеләре Галиева Айгөл Ришатовна һәм Габдрахманова Эльмира Ришатовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев