Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

«Светофория» илендә

Балалар олылар үрнәгенә иярә, шуны онытмагыз!

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыру бик мөһим.

Урам хәрәкәте балалар өчен торган саен куркынычрак була бара. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның иң «тәртипсезләре» – җәяүлеләр. Шуңа күрә балаларда үз-үзләре өчен җаваплылык хисе тәрбияләү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү гадәткә әйләнсен өчен тырышу бик мөһим. Ә балалар бакчасының бурычы – балаларга юл хәрәкәте иминлегенә бәйле күнекмәләр тәрбияләү. Ә моның өчен ата-аналар һәм тәрбиячеләр җентекле, көндәлек аңлату эшләре алып барырга тиеш. Балалар бакчасында алган белемнәрне өйдә, гаиләдә беркетергә кирәк.

Барыннан да элек, ата-аналарның шәхси үрнәгенең көчен истә тотарга кирәк. Әгәр дә баланың әти-әнисе яки әбисе урамны тиешсез урында кичсәләр, светофорга игътибар итмичә юл аша йөгерсәләр, тәрбияченең иң намуслы эше дә нәтиҗәсез булып чыга. Балалар олылар үрнәгенә иярә, шуны онытмагыз!

Шушы максаттан, бакчабызда «Светофория илендә» чарасы үтте. Балалар янына Светофор Светофорович белән Шапокляк карчык килделәр. Балалар аларга светофорның төсләре турында шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр.

Светофор Светофорович балаларның белемнәрен тикшерү өчен түбәндәге сорауларны бирде:

  • Светофорда ничә сигнал бар?
  • Светофор нигә кирәк?
  • Машина йөртүче кеше ничек атала?
  • Җәяүлеләр кичүе ни өчен кирәк?
  • Автобусны кайда көтәргә кирәк?
  • Җәмәгать транспортында үзеңне ничек тотарга кирәк?

Балалар барлык биремнәрне дә үтәделәр, аларга бик кызык булды. Светофор Светофорович һәр балага «Светофор» эмблемасын бүләк итте.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә, урамнарда, юлларда балаларның үз-үзләрен куркынычсыз тоту күнекмәләрен тәрбияләү буенча эш системалы рәвештә алып барылса гына, юлларыбыз куркынычсыз булыр. 

Нуриева Зөлфирә Мингалиевна, Балык Бистәсе районы "Кояшкай" балалар бакчасы.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев