Сүз байлыгын үстерү темалар буенча дидактик уеннар
Яшелчәләр темасын өйрәнәбез.
«Яшелчә кафесы» дидактик уены.
Максат. Балалар сөйләмендә яшелчәләрдән әзерләнгән ризыклар исемнәрен активлаштыру. Балаларның уен эшчәнлеген диалоглар нигезендә үстерү.
Материал: пешекче башлыгы, яшелчәләр сурәтләнгән рәсемнәр.
Уен барышы
Балалар яшелчә ризыклары әзерләүче «пешекче»не сайлый. Мәсәлән:
- Зинһар, миңа тәмле кишер суы әзерләгез.
- Миңа кыяр белән кәбестә салаты әзерләгез әле.
«Җөмләне төгәллә» дидактик уены.
Максат. Балаларның яшелчә төрләрен белүен ныгыту. Сүзлек запасын киңәйтү һәм активлаштыру.
Материал: туп.
Уен барышы
- Кыяр озынча, ә кабак…
- Суган ачы, ә кишер…
- Кыяр яшел, ә чөгендер…
- Редиска вак, ә шалкан…
- Ташкабак зур, ә кабак…
- Кишер баллы, ә сарымсак…
- Кишер туфракта, ә помидор…
- Помидор түгәрәк, ә кишер…
Галимова Әлфия Нәбиулловна, Балтач районы Сосна авылы балалар бакчасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев