Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Суда туа, судан курка

Кроссворд.

Сораулар:
Вертикаль:

1.Светофорның кайсы төсе юл бирә, 
2. Мыеклы да койрыклы, мендәр өстендә йоклый, 
3. Сыер нәрсә бирә? 
4. Суда туа, судан курка, 
5. Әрекмәндәй зур колак, борыны җиргә тигән,
6. Төн киткәч килә.
Горизонталь: 
7. Ачы җимеш, 
8. Үзе монда утыра, сүзне тегендә тутыра. Үзе сөйли, үзе көйли, ә үзенең теле юк, 
9. Әйтермен — миннән китәр, тыңламасаң — синнән китәр, 
10. Тимерче дә, балта остасы да түгел, үзе авылда беренче эшче.

Хәлиуллина Венера Василевна, Мөслим районы Вәрәшбаш авылы «Аккош» балалар бакчасы.

Җаваплары: 1. Яшел, 2. Мәче, 3. Сөт, 4.Тоз, 5.Фил, 6. Көн, 7. Миләш, 8. Телефон, 9. Сүз, 10. Ат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев