Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Су сибәм гөлләремә

Чаллы шәhәренең 4нче «Шаянкай» катнаш төрдәге балалар бакчасында сабыйлар тәрбияче белән бергәләп гөлләрне карап үстерәләр.

Чаллы шәhәренең 4нче «Шаянкай» катнаш төрдәге балалар бакчасында экологик фикер йөртә белгән шәхес тәрбияләү hәм әзерләү юнәлешендә эзлекле рәвештә эш алып барыла.

Шуларның берсе – тәрәзә төбендә үсеп утырган гөлләрне карау-тәрбияләү шөгыле. 2-3 яшьлек сабыйлар тәрбияче белән бергәләп гөлләргә су сибәләр. Алар өчен бу бик кызыклы шөгыль. Балалар бик теләп hәм дәртләнеп катнашалар.

Өлкәннәр ярдәмендә практик эшчәнлеккә бик җиңел кереп китәләр, сүзләрне, җөмләләрне теләп кабатлыйлар. Үсеп килүче буынның экологик культурасына бөтен планетаның киләчәге бәйле.

Габдрахимова Гульсирень Раушановна, Муратова Гульназ Раушановна, Студенкова Ильмира Ильясовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев