Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Сорыдыр төсе, үткендер теше

***

Сораулар:
Вертикаль:

1. Җылытам да, пешерәм. Минем белән сак булмасаң, кайгыга да төшерәм, 2. Тәмле прәннек, кәнфитне кулдан алып ашый торган балык, 3. Җәен мине яраталар, миндә аунап яталар да, суга кереп китәләр, 4. Тимерче дә түгел, балта остасы да түгел, үзе авылда беренче эшче, 5. Каләмнең эше сызык сызу, ә аныкы бозу. 

Горизонталь:

6. Үзе бер әрҗә, бөтен дөньяны күрсәтә, 7. Сорыдыр төсе, үткендер теше. Урманда йөри, бозаулар эзли, 8. Ансыз кошлар оча алмый, 9. Ашка салсаң, тәм кертә, борынга керсә, төчкертә, 10. Гомер буе сугар өчен мине уйлап тапканнар.

Насибуллина Гөлназ Сәлим кызы, Яшел Үзән районы, Норлат авылының 41нче "Гөрләвек" балалар бакчасы тәрбиячесе.


 

Җаваплары: 1. Ут, 2. Дельфин, 3. Ком, 4. Ат, 5. Бетергеч, 6. Телевизор, 7. Бүре, 8. Канат, 9. Борыч, 10. Чүкеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев