Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Сез безнең хәтердә!

Бүген, 5нче майда, 65нче «Машенька» балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары уздырылды.

Иртән бакчага килүчеләрне аудиоязмада яңгыраган сугыш еллары җырлары каршы алды.
Аннан бакчабызга килүче кунаклар, әби-бабайлар, әти-әниләр өчен бәйрәм концерты башланды. Балалар сугыш, Җиңү темаларын чагылдырган шигырьләр укыдылар, җырлар, биюләр башкардылар. Кунакларның күңеленә кечкенә балалар башкаруында «Диңгезчеләр», «Аккошлар» биюләре, педагоглар әзерләгән «Яшә, Россия» музыкаль күренеш бигрәк тә хуш килде.
Аннары балалар, килгән кунаклар, педагоглар сугышта һәлак булган әби-бабаларының сурәтләрен күтәреп, флаглар, шарлар тотып «Үлемсез полк» рәтләренә бастылар һәм бакча тирәли әйләнделәр.
Бәйрәм ахырында килгән кунакларны, балаларны бакчабыз пешекчеләре «солдат» боткасы белән сыйладылар.
Мондый чаралар яшь буында Ватаныбыз, аның тарихы, каһарманнары белән горурлану, илебез үткәне белән кызыксыну теләге тәрбияләргә ярдәм итә. 

Зигангирова Роза Миннамазитовна, балаларны укыту буенча тәрбияче, Кадырова Алсу Рамиловна тәрбияче. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев