Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Сәламәтлек – иң зур байлык

Балтач районы Норма авылы “Тургай” балалар бакчасында балалар да, тәрбиячеләр дә скакалкада сикерү буенча үз көчләрен сынады.

Бәхетле бала – илебез киләчәге, ә “бәхет” төшенчәсе тамыры белән сәламәтлеккә барып тоташа. Әти-әни үз баласының сау-сәламәт тууын, чыныгып үсүен, хәрәкәтчән булуын тели. Шундый өметләр, теләк-ниятләр белән ул нарасыен балалар бакчасына – тәрбиячеләр кулына китереп тапшыра.

Димәк, тәрбияче сабыйны төрле яклап үстерүдән бигрәк, аның сәламәтлеген кайгыртучы да булып санала. Балтач районының Норма авылында урнашкан “Тургай” балалар бакчасы бу максатларны тормышка ашыруда үрнәк яссылыкларның берсе. Бакчабыздагы һәр тәрбияче, һәр хезмәткәр үз кулына тапшырылган һәрбер баланың сәламәт яшәү рәвешен тәэмин итү ниятеннән, күпкырлы эшчәнлек алып бара. Югарыда әйтелгәннәрне дәлилләрлек күркәм эшләребез дә шактый.


20нче апрель көнне “Тургай” балалар бакчасында физик культура инструкторы Закирова Гөлнара Рафис кызы тарафыннан үзенчәлекле спорт чарасы үткәрелде – балалар да, тәрбиячеләр дә скакалкада сикерү буенча үз көчләрен сынады. Шунысы сөендерә: ярышта катнашучыларның берсенең дә йөзендә арыганлык, талчыгу чалымнары сизелмәде. Аларның һәммәсенең кәефе күтәренке, ә йөзләрендә шат елмаю чаткылары балкый иде.

Ярыш булгач, кемдер җиңәргә, кемдер җиңелә дә белергә тиеш. Бу юлы да шулай булды. Әлеге спорт чарасында хезмәткәрләр арасындагы күрсәткечләр түбәндәгечә:
1 урын – Иванова Алина Сергеевна
2 урын – Ногманова Илсөяр Мәсхүтовна
3 урын – Ризванова Алисә Илфатовна


Сабыйлар да тәрбияче апаларыннан калышмады. Алар түбәндәге нәтиҗәләргә иреште:
1 урын – Садыйкова Мәдинә - 93 тапкыр сикерү
2 урын – Закирова Диана -77 тапкыр сикерү
3 урын – Шәрипова Иркә - 63 тапкыр сикерү

Башка балаларның да күңеле төшмәде, алар тәрбиячеләренә башка төрле ярышларда да катнашып, үз көчләрен сынап карарга теләүләрен җиткерде. Чөнки, сабыйларның сәламәтлеген кайгырту максатыннан, төрле спорт чаралары уздыру “Тургай” балалар бакчасындагы матур традицияләрнең берсенә әверелеп бара. Нарасыйлар мондый чараларны көтеп ала, аларда бик теләп катнаша.

Бу күренештән чыгып, бер генә нәтиҗә ясарга мөмкин – тәрбияче үз канаты астындагы баланың сәламәт булуын тели, бала үзе дә моны аңлап эштә. Димәк, бала һәм тәрбияче арасындагы мөнәсәбәтләр тагын да якыная дигән сүз. Ә бу сабыйның ышанычлы кулларда булуын һәм бәхетле киләчәккә дәгъва итүен дәлилли.

Балтач районы "Катнаш төрдәге" Тургай" Норма балалар бакчасы", Физик культура буенча инструктор Закирова Г. Р.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев