«Сәламәт яшәү рәвеше» темасына уен
Тәрбиячеләр өчен.
Бүген без бер уен уйныйбыз. Башта ике командага бүленәбез. Бер команда «Витаминнар», икенчесе «Җиләкләр» дип аталыр. Сез монда үзегезнең тапкырлыгыгызны күрсәтә алырсыз. Дөрес җавап өчен катнашучыларга «нур»лар биреләчәк. Уен "Сәламәт яшәү рәвеше" темасына багышланган.
- "Сәламәт яшәү рәвеше" гыйбарәсен сез ничек аңлыйсыз? (балаларның җаваплары тыңлана)
- Сәламәтлегеңне кайгырту.
- Дөрес туклану.
- Җиләк-җимеш, яшелчәләрне күбрәк ашау.
- Спорт белән шөгыльләнү.
- Саф һавада йөрү.
- Уен: Мин үземне яхшы беләмме?
1) Ишетү органын ата. (Колак)
Колаклар ни өчен кирәк?
2) Төнгә ике тәрәзә
Үзләре ябыла.
Ә кояш чыгу белән
Үзләре ачыла. (Күз)
3)Һәр кулда һәм һәр аякта бишәр ул нәрсә? (Бармак)
4)Күрү органын ата. (Күз)
5) Ул һәрвакыт авызда, әмма аны йотып булмый. (Тел).
6) Сулыш органын әйт. (Борын)
7) Синдә нәрсәләр күп? (Чәч, керфек)
8) Борын нәрсә өчен кирәк? (Сулыш алырга, иснәргә)
11) Күзләр ни өчен кирәк? (Карарга, күзәтергә)
12) Тәннең иң өске өлеше. (Баш)
(җаваплар өчен балалар «нур»лар алалар)
- Безгә буыннарыбызны язып алырга кирәк, мин сезгә күңелле зарядка ясарга тәкъдим итәм. Балалар зарядка ясыйлар һәм«нурларга» ия булалар.
- «Сәламәт булырга телибез һәм бу турыда сөйлибез».
«Әйе» һәм «юк» уенын уйныйбыз, нәрсә файдалы, ә нәрсә юк.
1.Ботка тәмле ризык – ул безгә файдалымы? (әйе)
2.Яшелчәләр безгә файдалымы? (әйе)
3. Юмаган, пычрак куллар безгә файдалымы, балалар? (юк)
4. Шулпа безгә файдалым? (Әйе)
5. Чебен гөмбәсе матур, әмма ул безгә файдалымы? (Юк)
6. Җиләк-җимешләр дә матур, алар безгә файдалымы? (әйе)
7. Юмаган җиләк-җимешне ашарга ярыймы, балалар? (юк)
8. Сок, компот – безгә файдалымы? (әйе)
9. Кәнфитне күп ашау зыянлымы? (әйе)
10.Безнең өстәлдә һәрвакыт файдалы ризык кына булса, без сәламәт булырбызмы? (әйе)
Өстәлдәге файдалы продуктларны гына сайлап мольбертка беркетергә кирәк.
(дөрес эшләгән өчен «нур»лар бирелә)
- Тартмада безгә көн саен кирәк булган гигиена предметлары ята. Мин аларны берәм-берәм күрсәтәчәкмен , ә сез нәрсә икәнен, ни өчен кирәк икәнен әйтергә тиеш буласы. (теш щеткасы, теш пастасы, мунчалка, шампунь, сөлге, тарак, сабын, колак таякчыклары, тастымаллар, кулъяулык).
- Сәламәт буласың килсә, спорт белән шөгыльлән. Сез нинди спорт төрләрен беләсез? (Рәсемнәр күрсәтү)
Ә хәзер сезнең кәефегез нинди? Яхшы кәеф — ул да сәламәтлек нигезе.
Балалар, без бүген сезнең белемле, акыллы, сәламәт, ә иң мөһиме дус булуыгызны белдек.
Дөрес җаваплар өчен алган «нур»ларыгызны өстәлдәге кояшка беркетегез. Карагыз, ул ничек елмая. Балалар, беләсезме, кояш та файдалы, ул организмны сөякләр һәм тешләргә файдалы булган D витамины белән тәэмин итә.
Әйдәгез,нәтиҗә ясыйк: безгә сәламәт, нык һәм җитез булып үсү өчен ниләр эшләргә кирәк (дөрес тукланырга, физкультура, спорт белән шөгыльләнергә һәм көндәлек режимны, гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк). Бик яхшы, балалар. Рәхмәт сезгә. Сәламәт булыгыз, сау булыгыз!
Вәлиуллина Айзирә Илдусовна, Мөслим авылы "Миләшкәй" балалар бакчасы, Мөслим районы, Мөслим авылы.
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев