Сакалы бар, акылы юк
Кроссворд.

Сораулар:
  Вертикаль: 
  1. Үзе тешле, ләкин тешләми, 
  2. Ике агай — тездән, калышмыйлар бездән, 
  3. Ни югалттың, ни эзлисен? Кем кыйнады, ник елыйсың? 
  4. Су төбенә төшә, чыланмыйча чыга, 
  5. Сакалы бар, акылы юк.
  Горизонталь: 
  6. Тимер юл транспорты, 
  7. Нинди агач җилсез шаулый? 
  8. Үзе бер әрҗә,
  бөтен дөньяны күрсәтә, 
  9. Ите симез — мае юк, тиресе калын — йоны юк, 
  10. Өйгә сөяп булмый, арбага төяп булмый.
Ябирова Гөлшат Асгатовна, Әлмәт шәһәре, 58нче "Шаян нәниләр" балалар бакчасы.
  Җаваплары: 1.Тарак, 2. Итек, 3. Дуңгыз, 4. Үрдәк, 5. Кәҗә, 6. Поезд, 7. Усак, 8. Телевизор, 9. Шалкан, 10. Күләгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев