«Сәйләннәр» «Эколята-дошколята» проектына кушылды
Тәрбияче почмагы

«Сәйләннәр» «Эколята-дошколята» проектына кушылды

Сокландыргыч кечкенә шәһәрчек барлыкка килде.

Безнең “Сәйләннәр” мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “Эколята-дошколята” проектында елдан-ел теләп катнаша. “Эколята” логотибын Һәм “Умница”,“Елочка”, “Тихоня”, “Шалун” образларын әти-әниләр белән бергә кардан әвәләп, матур итеп бизәдек. Нинди сокландыргыч кечкенә шәҺәрчек барлыкка килде!

Ә ни өчен кирәк бу безгә? Чөнки без табигатьне саклап кына түгел, ә аны баетырга, тулыландырырга тиеш.

Иң элек мәйданчыкның проектын әзерләдек, уен, спорт элементларын билгеләдек. Нәрсә генә юк монда: бормалы лабиринтлар, йөгерү, сикерү, атлау киртәләре, шома бозлы таулар һәм, әлбәттә, нәни дусларыбызга җимлекләр! Ә сез ясадыгызмы?...

126нчы “Сәйләннәр” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе,

 Харисова Гөлшат Ренат кызы

126нчы “Сәйләннәр” балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе,

Валиева Гөлназ Әхнәф кызы.

 

 

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев