Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

«Сабантуй» сылулары көзен

«Сабантуй» бакчасында сабыйлар да, өлкәннәр дә алтын көз килүгә бик шат.

121 нче «Сабантуй» бакчасында сабыйлар да, өлкәннәр дә алтын көз килүгә бик шат. Җәй буе бакчада тырышып башкарган хезмәтнең җимешләрен татыр вакыт җитте бит. Үзең үстергән чәчәкләргә соклану, үзең үстергән яшелчәләрне ашау бик рәхәт икән шул. Нәниләребез белән көзге уңыш темасына әкият тә сәхнәләштердек. Шулай итеп үзебезне тамашачы алдында иркен тотарга, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәндек. Ә соңыннан бергәләп чәй эчү нинди күңелле булды!

Ә өлкәнрәк сабыйлар белән җылы кояшлы көнне паркка сәяхәткә барырга булдык. Үзебезнең микрорайонда яшәүчеләрнең яраткан ял итү урынына әверелгән паркка барып көзге гүзәллеккә сокланып кайттык. Парктагы алтынсу сары, кызгылт, җете кызыл яфраклар гүзәллеге белән әсир итә. Саф һава сулап, алтын келәм өстеннән кыштыр-кыштыр атлау балалар күңеленә хуш килде. Җылы кояш нурларында иркәләнеп иң матур яфраклардан букетлар ясадык, кызларыбыз: «Көзбикә булдык» дип такыя да үреп киде. Төркемгә кайткач кичерешләр белән уртаклашып матур көзге фотозона да ясап куйдык. Үзебез — өлкәннәр дә такыя киеп фотога төшеп бу истәлекле көнне тарихка керттек.

Чаллы, 121 нче «Сабантуй» балалар бакчасы тәрбиячеләре Әхмәтҗанова Чулпан Сәитбурхан кызы, Әүхәдиева Гөлия Равил кызы, Нигәмәтҗәнова Ләйсән Рафаиз кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев