Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Планетабызны саклыйк!

Дөньядагы бар балалар да Җир шарында чисталык, матурлык булуын телиләр! Без дә аларга кушылабыз!

Чаллы шәһәренең «Курай» балалар бакчасында өлкән төркемдә тәрбияләнүче балалар тәрбияче белән бергәләп Планетабызның киләчәк язмышы, кешенең яшәеше турында бик актив әңгәмә кордылар.

Бүгенге көндә балаларга экологик тәрбия һәм белем бирү бик мөһим. Хәзер заводларның һәм машиналарның күплелеге экологиягә начар тәэсир итә, сулый торган һава, эчә торган суыбыз да мактанырлык түгел. Урамнарны да гел чисталыкта тотып булмый.

Шәһәр хакимияте урамнарны чисталыкта тотарга тырыша әлбәттә, ләкин кайбер ата-аналар, хәтта өлкән яшьтәге әби-бабайлар арасында да урамдагы чүпне чүп савытына түгел, ә теләсә кайда атучылар бар. Бу бик ямьсез күренеш. Мондый ата-аналарның балалары, шундый күренешне күреп үсәләр. Яшүсмерләр арасында да кош ояларын туздыру, агач ботакларын сындыру, шырпы белән уйнау һ.б очраклары күзәтелә.

Дөньядагы бар балалар да Җир шарында чисталык, матурлык булуын телиләр! Без дә аларга кушылабыз! Балалар тирә-юньне пычратмаска һәм пычрануны булдырмау юллары белән таныштылар; көчләреннән килгәнчә, табигатьне саклау, чистарту максатында оештырылган чараларда катнашырга сүз бирделәр.

109нчы балалар бакчасының тәрбиячесе Рәмилә Әхмәтҗанова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев