Өнсез, җансыз — иң якын дус
Кроссворд.
Сораулар:
Вертикаль: 1.Өнсез, җансыз — иң якын дус , 2.Баш астына саласың һәм йокыга таласың, 3.Җәен мине яраталар, миндә аунап яталар да, суга кереп китәләр, 4.Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә, 5.Гәүдәсе бар — җаны юк, үзе эшләпә кигән — башы юк.
Горизонталь: 6.Балык дисәң дә балык...Тәмле прәннек, кәнфитне ашый кулыңнан алып, 7.Йодрык-йодрык булып үсә, алма кебек кызарып пешә, 8.Түтәлдә үсә, яфраклары яшел, үзе бик ачы, 9.Безли-безли, нидер эзли, тешләмичә тәки түзми, 10. Эсселәгән саен, кат-кат тун кия.
Чирмешән районы Туймәт авылы «Йолдыз» балалар бакчасы тәрбиячесе Абдуллина Әминә Нәҗметдин кызы.
Җаваплары:1.Китап, 2.Мендәр, 3.Ком, 4.Кишер, 5.Гөмбә, 6.Дельфин, 7.Помидор, 8.Суган, 9.Черки, 10.Кәбестә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев