Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Октябрь кәефе

Көз турында күпме матур сүзләр әйтелгән, шигырьләр һәм җырлар язылган!

Көз турында күпме матур сүзләр әйтелгән, шигырьләр һәм җырлар язылган! Миңа калса, ул ниндидер тере образ кебек кабул ителә! Ул күпме шагыйрьләрне һәм рәссамнарны илһамландырган, илһамландыруын дәвам итә һәм кешелек исән чакта, аның җаны матурлыкны күргәндә илһамландыруын дәвам итәчәк!

Ә көз көне күпме кул эшләнмәләре ясала, искиткеч затлы, мул күргәзмәләр оештырыла! Бу кешеләрнең матурлыктан һәм сокланудан башка яши алмавын исбатлый! Күңелләребезнең бу халәте көткәнгә караганда да озаккарак дәвам итсен! Фикеремне Факия Шәрәф шигыре белән төгәллим.

Көз сәлам хатлары юллый,
Келәм итеп түшәп.
Хатында тик шушы сүзләр:
"Бәхет телим, ул булмаса,
Булмый бернишләп!"

Алтынга да алыштыргысыз,
Аның теләге!
Яфрак яңгыры булып ява,
Юмарт бүләге.

Аяк асларына сибәр
Ал, кызыл яфраклар.
Яфрак түгел, көз бүләге –
Ялкынлы "хатлар"!

Шыбыр-шыбыр, кыштыр кыштыр.
"Укырбыз" теләп.
Бәхет теләп язылган хатлар,
Килә бит сирәк!..

Фазлиева Инзилә Рузиловна, Әлмәт районы Кичүчат авылы «Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячесе.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев