Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Өйләре соң, өйләре!

Мөслим районы Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә «Минем өем» күргәзмәсе үтте.

Буыннар арасындагы элемтә, рухи туганлык өзелеп барган заманда гаилә, балалар бакчасы һәм мәктәпләрдә «Гаилә белеме»нә зур игътибар бирелергә тиеш.

Гаилә - җәмгыятьнең әһәмиятле бер өлеше. Гаилә нәрсә ул, аның эченә кемнәр керә, яхшы гаилә нинди була? һәм башка сорауларга җавапны эзләү гаиләдән башланып, балалар бакчасында һәм мәктәптә дәвам итә. Карьера, үз дөньялары белән генә мәшгуль кайбер әти-әниләр бала тәрбияләүне балалар бакчасы, мәктәп, җәмгыятькә калдыра. Ә югыйсә «гаилә» төшенчәсен формалаштыру гаиләнең үзеннән башка була алмый.

Безнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә «Минем гаиләм» проекты тормышка ашырыла. Проект кысаларында кечкенәләр төркемендә «Минем өем» күргәзмәсе оештырылды. Һәр гаилә алдына өй эшләнмәсе алып килү бурычы куелды. Әти-әниләребез бу эшкә җитди карап, берсеннән-берсе күркәм өйләр алып килделәр.

Өйләре соң өйләре, ниндиләре генә юк! Алар үз эшләрендә картон, агач таякчыклар, тукыма, шырпы, тозлы камыр, мүк, фасоль һәм башка материаллар кулланганнар. Бер катлы өйләр арасында ике катлылары да бар. Кайберләре өй янын матур итеп бизәлгән ишегалды белән уратып алган. Бер гаиләбез агач эшләнмәдән ясалган, чын агач исе аңкып торган өй төзегән. Берсеннән-берсе матур һәм үзләреннән дә зуррак өй күтәреп төркемгә килеп кергәндә, сабыйларыбызның йөзләре сөенечтән балкый иде.

Өйләрне тезеп куйгач, төркемебездә зур бер урам барлыкка килде. Без аңа «Балачак урамы» дип исем бирдек. Бәхетле балачак дөньясында яшәүче кечкенәләребезнең төркемебездә хәзер үз өйләре бар. Без алар ярдәмендә өй, туганлык турында сөйләшәбез, балаларда үз гаиләләре белән кызыксыну, горурлану хисләрен арттырабыз.
Безнең төркемебез белән актив хезмәттәшлек иткәннәре өчен әти-әниләребезгә зур рәхмәт!

Минһаҗетдинова Чулпан Райхан кызы, Мөслим районы Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев