Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Сезнең өчен «йорт» төзедек!

Безнең 42нче санлы «Алчәчәккәй» балалар бакчасында «Авыл йорты» дигән музей эшләп килә.

Үз инициативабыз белән оештырдык инде без аны. Балаларга милли йолаларыбызны күрсәтү, әби-бабаларыбыз тормышы белән таныштыру максатыннан. Экспонатларны бакчабыз хезмәткәрләре, әти-әниләр ярдәме белән җыйдык. 
Минем өчен анда иң кадерле экспонатлар – әбиемнең орчыгы белән лампа. Сукыр лампа дип йөртә идек инде без аны кечкенә вакытта. Шуларга караган саен балачак һәм, әлбәттә, әбием искә төшә. Башкаларның да шулайдыр инде ул! Өлкәннәр, әти-әниләр өчен дә кызыклы бер урын инде бу. Килгән кунаклар өчен дә. Балалар да бик ярата музейны. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары  аеруча кызыксына. Аларның бит яшьләре дә шундый. 
Балаларны милли рухлы итеп тәрбияләү өчен барыбер дә безнең тарихи үткәннәр, милли йолалар кирәк, дип уйлыйм мин үзем.


Заһидуллина Тәнзилә Искәндәровна, 42нче "Алчәчәккәй" балалар бакчасының
туган телгә өйрәтү тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев