Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Музейда сәяхәттә булдык

104нче “Бәләкәч” балалар бакчасының 8нче төркем балалары шәһәребезнең тарихи-төбәк музеенда күңелле сәяхәттә булдылар.

“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны туган як этномәдәни традицияләренә якынайту” тематик атналыгы кысаларында 104нче “Бәләкәч” балалар бакчасының 8нче төркем балалары шәһәребезнең тарихи-төбәк музеенда күңелле сәяхәттә булдылар.

Экскурсиянең максаты: балаларда тарихка, мәдәнияткә һәм туган якның гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт, әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләү.

Музейга барыр алдыннан түбәндәге әзерлек эшләре алып барылды:
-балаларның кызыксынуын активлаштыру, таныш булмаган урын һәм кешеләр арасында иркен тоту, курыкмаска өйрәтүне исәптә тотып, тәрбияче һәм әти-әниләрнең музейга бару истәлекләрен тыңлап танышу;
-шәһәр картасында музейның урнашкан урынын табу, бару маршрутын төзү, нинди транспортта бару, юлда кайсы мәшһүр урыннарны күрә алу мөмкинлеген билгеләү;
-транспортта, музейда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлап ныгыту.

Автобустан төшеп якты матур бинага керүгә безне ачык йөзле хезмәткәрләр каршы алды. Чишенеп хәл алгач, өске катка юнәлдек. Балалар өчен музей залындагы төрле экспозицияләр янында танып-белү юнәлешендәге бик кызыклы һәм эчтәлекле экскурсия үткәрелде. Экскурсоводыбыз Алия апа Мөхәмәтханованы балалар игътибар белән тыңладылар, аның ярдәмендә экспонатларны бик җентекләп карадылар, ата-бабаларыбызның яшәеше, көн-күреше, гореф-гадәтләре турында белемнәрен баеттылар.

Алган якты хатирәләрдән канатланып, музей хезмәткәрләренә рәхмәт әйтеп, тагын килергә сүз биреп бакчабызга юл тоттык. Музейдагы күңелле мизгелләрне искә төшерү алдагы көннәрдә дә дәвам итте.
104нче “Бәләкәч” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Рәсим кызы Фазуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев