Музей педагогикасы ул — тарихи истәлекләрне, материаль һәм рухи культура байлыкларын саклаый, өйрәнә һәм җиткерә торган фәнни-тикшеренү өлкәсе.
Музей педагогикасы ул — тарихи истәлекләрне, материаль һәм рухи культура байлыкларын саклаый, өйрәнә һәм җиткерә торган фәнни-тикшеренү өлкәсе.
Балалар бакчасында музей педагогикасы ул — балаларда чынбарлыкның кыйммәтен аңлап бәяли торган мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге.
Музей тирәлегендә бала һәм олы кешенең үзара аралашуы, балаларның эзләнү, иҗат итү һәм тәрбия-белем бирү эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итә. Шул максаттан чыгып, безнең балалар бакчасында туган як тарихын өйрәнү музее оештырылды.
Минем максатым:
- Музей ярдәмендә балаларны туган ягыбыз тарихы, үткәне, гореф-гадәтләре, йола-бәйрәмнәре белән таныштыру.
- Балаларда туган илгә, туган телгә мәхәббәт, әдәплелек, инсафлылык, кешелеклелек һәм башка әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
Шәйхетдинова Рәфисә Әмировна, Яңа Чишмә районы Акбүре авылы «Кояшкай» балалар бакчасы.
Фотолар шәхси архивтан.
Нет комментариев