Минзәлә шәһәренең 5нче “Таңкай” балалар бакчасында “Татар малае-2023” бәйгесе узды
Тәрбияче почмагы

Минзәлә шәһәренең 5нче “Таңкай” балалар бакчасында “Татар малае-2023” бәйгесе узды

Нәниләр төрле номинацияләрдә бүләкләнде.

Бүген Минзәлә шәһәренең 5нче “Таңкай” балалар бакчасында “Татар малае-2023” бәйгесе булып узды.

Өлгер малайларыбыз йорт та төзеделәр, балык тотып, шөреф тә бордылар, җырлап-биеп тә күрсәттеләр. Балаларның татар телен белү дәрәҗәләре, сәхнәдә матур итеп үзләрен тәкъдим итүләре, сәләтләре бәяләнде.

Нәниләр төрле номинацияләрдә бүләкләнде. Халкыбызның теле, гореф-гадәтләре онытылмасын дисәң, аларны бездән соң калачак буынга тапшырырга кирәк, чөнки милләтебезнең киләчәге безнең кулда. Шуңа күрә бу бәйге һәрдаим дәвамлы булсын иде.

Рәмзилә Исакаева.


Нет комментариев