Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Минзәлә районының 5нче «Таңкай» балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен регионара семинар узды

Тәрбиячеләр инновацион проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Минзәлә районының 5нче «Таңкай» балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында Федераль белем бирү программасы бурычларын хәл иткәндә балалар инициативасын үстерү өчен шартлар тудыру» дигән регионара семинар узды.

Чарада Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә районы балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм җитәкчеләре, Мәгариф бүлеге җитәкчесе Петряев Л.В., Минзәлә районының мәктәпкәчә белем бирү буенча баш белгече Лобанова Л.Р., методисты Гаязова Э.Ф., хәтта Тула өлкәсе Ефремов шәһәренең 4 нче балалар бакчасында тәрбия һәм методик эш буенча мөдир урынбасары Юлия Владимировна катнашты.

Тәрбиячеләр инновацион проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре STEM технологияләре буенча мастер-класслар күрсәттеләр: «Сенсино», «Төсле пиксельләр», «Магнит көче», «Почмаклы көзге», «Тимер юл», «Браун робот», «РоботБот» һәм MatataLab.

Зурлар төркеменә йөрүче балалар төрле станокларда мультфильмнар төшерү серләрен ачтылар. Семинар ахырында Венера Олеговна Бөтенроссия күләмендә уздырылган «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның тере хатлары» проектын тормышка ашыру тәҗрибәсен тәкъдим итте.

Рәмзилә Исакаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев