Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Милли традицияләр аша сәламәтлекне саклау

Зурлар төркемендә квест үткәрү өчен сценарий.

Балаларның яше: зурлар төркеме
Интеграцияләнгән белем бирү эшчәнлекләре: сөйләм үстерү, социаль-коммуникатив үсеше, физик үсеш.
Үткәрү формасы: квест.
Максат: Тән сәламәтлеге белән бергә, баланың рухи яктан дөрес формалашуын ныгыту; милләтеңә мәхәббәт тәрбияләүдә, янәшәдә яшәүче башка халыкларның гореф-гадәтләренә, йолаларына кызыксыну уяту.

Программа бурычлары: 
тәрбияви: балаларда сәламәтлек белән кызыксыну һәм үз милләтеңә карата горурлану хисләре тәрбияләү; 
үстерүче: тәрбияченең сорауларына тулы җавап бирергә күнектерү, сүзлек запасын баету һәм активлаштыру;
белем бирүче: сәламәтлекне ныгыту турында белемнәр формалаштыру, халык уеннар аша балаларның белемнәрен тирәнәйтү, фикерләү сәләтен үстерү.

Көтелгән нәтиҗәләр:
-    балалар сәламәтлек, милли уеннар турында белемнәрен тулыландыра;
-    мәкальләр, башкорт халыкларның уеннарын, милли киемнәрен беләләр:
-    милли мәдәниятне хөрмәт итәләр.
Аерым эш: милли кием өлешләрен урнаштыруда аерым ярдәм итү.
Сүзлек эше: милләт, чигүле, күренекле.
Алдан эшләнгән эш: Башкорт халкының милли киемнәрен күзәтү, уеннарын өйрәнү, тәрбияченең атрибутларны һәм презентация әзерләве.

Методик алымнар: психогимнастика, күзәтү, сорау, бирем, хрәкәтле уен " Ай һәм Кояш«, мактау, сорауларга җавап.

Җиһазлау: маршрут бите, матур орчык, янчык, чигүле кулъяулык, башорт халыклары курчаклары һәм киемнәре, тылсымлы агач, борынгы предметлар сурәтләнгән кисмә рәсемнәр, татар халык мәкальләре рәсемнәре, бүләккә прәнникләр салынган тартма яки балчык чүлмәк, төргәкләр беркетелгән ике шар, 4 кечкенә өстәл.

Барышы.
Тәрбияче: Хәерле иртә, балалар! Карагыз әле, безгә күпме кунаклар килгән. Әйдәгез, исәнләшик әле.
Балалар: түгәрәктә җитәкләшеп басалар, бер-берсенә карап елмаеп сөйлиләр:
Исәнме, якты кояш! 
Исәнме, матур агач!
Исәнме, җылы җилләр!
Исәнме, якты көннәр!
Яшибез тату бергә, 
Бездән күп сәлам сезгә! 
Тәрбияче: балалар, мин ял көнне ярминкәдә булдым. Анда төрле кешеләр белән таныштым, матур әйберләр алдым. Хәзер сезгә дә күрсәтермен әле. Сезнең өчен дә бүләкләр алган идем. ( тәрбияче өстәленнән эзли, таба алмый) Иртән сәламәтлегемне ныгыту максатыннан саф һавага чыкканда өстәлдә калдырган идем. Керсәм, бүләкләр дә, алган әйберләрем дә юкка чыккан. ( бергәләп эзли башлыйлар. Шулчак ватсаптан хәбәр килгән тавыш чыга һәм үсмер малай сөйли: «Хәерле иртә! Мин сезнең белән шаярырга булдым! Бүләкләрне яшердем, шарларга биремнәр бәйләп калдырдым. Маршрут буенча барыгыз һәм бүләкләр янына килеп чыгарсыз.»
Тәрбияче: балалар, кем безнең белән шаярды икән?! Бүләкләрне табырга кирәк бит! Сез бүләкне эзләргә әзерме? 
Балалар: әйе, әзер. 
Тәрбияче: Балалар, маршрут кая соң? 
( балалар төркемнең алгы өлешендә яки тәрбияче өстәленнән маршрут битен һәм бизәкле орчык табалар.)
Тәрбияче: Ярминкәдән алган орчыгымны күрмичә, калдырган бит бу шук малай! Маршрут битендә ясалган рәсем буенча, без орчыкны бер-беребезгә биреп, " Мин сорыйм, син җавап бир!" уенын үткәрергә тиеш. 
( Түгәрәктә бизәкле орчыкны бер-берсенә тапшыралар һәм тәрбияченең сорауларына җавап бирәләр) 
Сораулар:
1.    Сәламәтлек кеше нинди кеше ул?
2.    Сәламәтлекне саклау өчен сез нәрсә эшлисез?
3.    Уен уйнаганда без сәламәтлекне ныгытабызмы?
4.    Әти-әниләр, әби — бабайлар ничек итеп сәламәтлекләрен кайгыртканнар, ничек уйлыйсыз?
5.    Ә сез нинди башкорт халык уеннарын беләсез?
6.    Башкорт халкының милли ризыгын әйт.
7.    Башкорт кызының милли баш киеме ничек атала?
8.    Җәй көне була торган милли бәйрәмне әйт
Тәрбияче: балалар, 2 нче бирем кайда икән, маршруттан карыйк әле. 
( Туган як почмагына баралар һәм шарга бәйләнгән төргәкне табалар. Анда хат язылган.) 
Тәрбияче: төргәк эчендә хат язып калдырган: " Үзебезнең районда яшәүче халыкларның милли киемнәрен бутап калдырдым. Курчакларны дөрес киендерсәгез, минем яраткан уенымны белерсез."
( ламинировать ителгән курчаклар һәм татар, рус, башкорт, чуваш халыкларының милли киемнәре өлешләрен милли бизәкле тартма яки кечкенә сандык яки чигүле матур янчыкка салырга мөмкин).
Тәрбияче: балалар, сез туган як почмагында яңа, сезнең өчен таныш булмаган әйберне күрәсезме?
Балалар: әйе, монда чигүле янчык ( тартма, сандык) юк иде. Ә хәзер бар.
Тәрбияче: бу янчыкны мин ярминкәдән алган идем. Менә табылды! Шаян малай 2 нче биремне шунда яшермәде микән? Әйдәгез карыйк әле. 4 курчак һәм төрле матур киемнәр таптык. Курчакларны кечкенә өстәлләргә куям, үзегез киендерерсез дип уйлыйм.

(һәр бала үзенә костюмның бер элементын ала һәм иптәшләрен эзләп табып, курчакларны дөрес итеп киендерергә кирәк. Балалар эшләгәндә, тәрбияче сиздерми генә янчыкка ай һәм кояш рәсемнәрен салып куя.
Тәрбияче: балалар, безнең Башкортстанда нинди милләт вәкилләре яши? Сез нинди курчаклар киендердегез? ( Төркемнәр бер-берсен тикшерергә мөмкин) 
Балалар: татарлар, руслар, башкортлар. 
Тәрбияче: әйе, безнең районда төрле халыклар дус булып, матур итеп яшиләр. Биремне үтәдекме? 
Балалар: ниндидер уенны табырга кирәк иде. Тапмадык бит.
Тәрбияче: һәр милләтнең үзенең матур күңелле милли уеннары бар. Шуны да онытмыйк, уен — ул сәламәтлек чыганагы. Уйнаган саен без сәламәтлегебезне ныгытабыз гына.Нинди уеннарны беләсез? ( уеннарның исемнәрен белсәләр, сорарга мөмкин) Бәлки янчыкта берәр нәрсә калгандыр, эзләп карыйк әле.
Балалар : (ай һәм кояш рәсемен һәм чуваш бизәкләре белән чигелгән яки кәгаздән ябыштырылган киң тасма табып алалар) " Ай һәм кояш" уенын уйныйбыз«. Бу чуваш халык уены. 
Тәрбияче: ярминкәдән алган чигүле тасма да табылды! Ә хәзер чуаш балаларының яраткан уенын «Ай Һәм Кояш — Уяхпа хевел» уйныйбыз. (Капитаннар булачак ике уенчыны сайлыйлар. Алар үзара кемнең Кояш яки Ай булуы турында килешәләр һәм кулларын өскә күтәреп капка ясап басалар. Калган балалар чылбыр кебек тезелеп басалар. Берәмләп капка янына килеп, тыныч кына, башкалар ишетмәслек итеп, «Ай» яки «Кояш» диләр. Капитаннар аңа шулай ук тыныч кына, кайсы командага басарга тиешлеген әйтәләр. Шулай итеп, барысы да ике командага бүленәләр һәм кара-каршы капитаннары артыннан колоннага тезеләләр. Тәрбияче чигүле тасманы уртага сузып сала. Балалар, бер-берсен билләреннән тотып, ике якка тартышалар.Уен кагыйдәсе буенча , тартышканда капитан тасмага басса, команда оттыручы булып санала. Командалар тигез булмаган очракта да тартышу күңелле, эмоциональ үтә.)
Тәрбияче: Менә бит тәннәребез уянып киткәндәй булды, сез дә шулай уйлыйчызмы, балалар? Җиңгән команданың капитанын бирегә чакырам. Хәзер кая барабыз, маршрутта нәрсә күрсәтелгән? 
Бала: 3 нче бирем экология почмагында булырга тиеш.
( Анда тылсымлы агачка бәйләнгән шар табалар. Шарга да төргәк бәйләнгән. ) Тәрбияче: балалар, монда яртылаш киселгән рәсемнәр бар. Сез аларның нәрсә икәнен беләсезме? ( Тылсымлы агачка борынгы предметларның ярты өлеше беркетелгән. Рәсемнәрне тоташтыралар һәм борынгы атамаларын әйтеп бирәләр. ( көянтә, чабата, ухват, урак, туку станогы, каба, тегермән , тукмак, үтүк, лампа һ.б.) Ничек уйлыйсыз, безнең сәламәтлек өчен болар зыянлымы?
Тәрбияче: 4 нче биремне үтәү өчен кая барабыз? (Балалар китапханә почмагыннан эченә нәрсәдер төрелгән чигүле кулъяулыклар табалар).Балалар, нинди очраларда без үз тормышыбызда кулъяулыклар кулланабыз?
Балалар: китаплар почмагына кулъяулыкларны кем куйган? 
Тәрбияче: бу шук малайның эшедер могаен. Бәлки, сезгә дигән бүләкләрне шунда яшергәндер, карагыз әле.
Балалар: монда киселгән рәсемнәр генә бар шул.
Тәрбияче: дус булып, рәсемнәрне дөрес җыйсагыз, татар халык мәкальләрен танырсыз. ( 3-4 бала берләшеп төркемнәргә бүленеп кечкенә өстәлләр янына басып татар халык мәкальләре сурәтләнгән рәсемнәрне җыялар һәм мәкальне әйтеп бирәләр.)
Ипи, тоз — якты йөз.
Кем эшләми, шул ашамый.
Әти шикәр — әни бал.
Китап — белем чишмәсе.
Кием кешене бизи.
Эш беткәч, уйнарга ярый.
Тәрбияче: булдырдыгыз, балалар! Маршрутның соңгы рәсемендә экран сурәтләнгән. Әйдәгез, карыйк. Рәсемнәрдә нинди уеннарның исемнәрен әйтергә кирәк. Шуннан соң бүләкне дә табырбыз дип уйлыйм. (Экранда төрле халыкларның уенны рәсемнәре күрсәтелә) Балалар, әгәр игътибар белән карасак алар арасында аз хәрәктәтле, ыргытулы, сикерүле, йөгерүле, җырлы — биюле уеннар бар. Бу уеннар безнең сәламәтлекне ныгытуда зур йогынты ясый. Бу хәрәкәтләрне без физкультурада да ясыйбыз, ләкин уен вакытында ул тагында күңеллерәк тоела. Шуның өчен милли уеннарыбызны белү дә бик мөһим. Бүләкләр шунда түгел микән, карагыз әле. (Уенчыклар арасында ламинироват ителгән, подставкага куелган яки фанерага беркетелгән ял итү урыны рәсемен күрәләр һәм бүләкләр салынган матур янчык (тартма, сандык, балчык чүлмәк) табалар һәм тәрбиячегә бирәләр.
Тәрбияче: балалар, ниһаять, бүләкләрне таптык. Сез дус, тапкыр, тырыш булдыгыз. Бу матур, тәмле ризыкларны мин сезнең өчен ярминкәдән алган идем. Сезгә бүләкләр ошадымы? Аларны эзләү авыр булдымы? Бүгенге сәяхәт турында кемгә сөйләрсез? 
- Әйдәгез, хәзер гөлҗимеш чәе белән сәламәтлекләребезне тагы да ныгытып башкорт халык миили ризыклары белән авыз итеп алыйк.

Сәмигуллина Эльмира Тимергаяновна, Саба районы Иштуган авылының «Каенкай» балалар бакчасы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев