Матур сөйләмне үстерәбез
Тәрбияче почмагы

Матур сөйләмне үстерәбез

Дөрес сөйләм – иң беренче чиратта ата-аналарның максатчан эш нәтиҗәсе.

Матур сөйләм дөрес әйтелештән башка мөмкин түгел. Сөйләмнең әйтелеш ягын артикуляцион гимнастика һәм сөйләм сулышын үстерү аша формалаштырырга кирәк. Мондый күнегүләрне көзге алдында эшләү файдалы:

– яңакларны кабарту һәм өрү,

– яңакларны эчкә тартып, үбүне имитацияләү,

– тешләрне күрсәтмичә генә иреннәрне киң итеп «колакка кадәр» җәю

– иреннәрне бөреп алга сузу.

Махсус уен күнегүләре ярдәмендә сөйләм сулышын үстерү файдалы: сабын куыклары өрү, курай уйнау яки сыбызгы сызгырту, җиңел пинг-понг шарына, мамыкка өрү.

Дөрес сөйләм – иң беренче чиратта ата-аналарның максатчан эш нәтиҗәсе. Сөйләм үсешенең һәр этабында сабыйга әти-әнисенең игътибары һәм ярдәме кирәк – тел күнекмәләрен формалаштыруны һич кенә дә үзагымга җибәрергә ярамый.

Гареева Миләүшә Мөҗәһитовна, Чаллы, 126нчы "Бисеринки" балалар бакчасы.

Фото Фрипик сайтыннан.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Сорау: дөрес сөйләм нинди телдә? Безнең балаларга татар теле кирәк!