Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Кыш күңелле үтә

Чаллының 121нче «Сабантуй» балалар бакчасында кыш бик күңелле үтә.

121 нче «Сабантуй» балалар бакчасының 8 нче татар төркеме балалары белән кыш килгәнне көтеп алдык. Яңа ел бәйрәме алдыннан сабыйлар белән чыршы бизәргә һәм өйләргә бәйрәм рухы кертерлек уенчыклар ясадык.

Әти-әниләр дә безнең тырышлыгыбызны күреп үз көчләрен кертергә булдылар. Гарифуллин Әмирнең әтисе Нияз әфәнде оста куллы икән. Үз куллары белән ясаган камин төркемебездәге фотозонаны җылытып җибәрде. Әкияти матурлык янында ничек фотога төшмисең инде?! 

Ә каникуллардан килүгә тәрбиячеләр Чулпан Саитбурхановна һәм Гөлия Равилевна тырышлыгы белән балаларны участокта менә шундый ягымлы куян сыны каршылады.

Сабыйлар балачакның кадерле мизгелләрен рәхәтләнеп уйнап, төрле һөнәрләргә өйрәнеп үсеп, киләчәктә чын кешеләр булсыннар өчен барлык шартлар да бар дип уйлыйбыз. Салкын дип тормагыз, сез дә килеп күрегез бездәге кышкы гүзәллекне! 

Чаллының 121нче "Сабантуй" балалар бакчасы тәрбиячеләре Ахметзянова Чулпан Саитбурхановна һәм Авхадиева Гөлия Равилевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев