Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

«Кыйммәтле хәзинәләр» этнофестивале үткәрдек

Чаллының «Алтын каурыйлы кош» балалар бакчасы бик күп төрле юнәлештә заманча тәҗрибәләр белән уртаклаша

Татнефть ААҖ хәйрия фонды ярдәмендә «Тәгәрмәчтәге музей» грант-проектын тормышка ашырып, Чаллының «Алтын каурыйлы кош» балалар бакчасы бик күп төрле юнәлештә заманча тәҗрибәләр белән уртаклаша.

Бакчабызда эшләп килүче «Сөйләп торучы хәзинәләр» музей-байлыгыбызга бакчабыз балалары һәм тәрбиячеләребез, хәтта тузан бөртеге дә төшермиләр. Бүгенге көндә дә 12 ел эшләп килүче музей-хәзинәбез хәрәкәттә. Музейдагы кыйммәтле экспонатларны театр аша башка балаларга бик җиңел, кызыклы итеп күрсәтеп, мәктәпкәчә яшьтәге балалар күңеленә, «Нәрсә ул музей?», «Милли хәзинәләр», «Кыйммәтле экспонатлар» турында кызыклы төшенчәләрне җиткерәбез.

Татнефть ААҖ хәйрия фонды ярдәмендә «Тәгәрмәчтәге музей» грант-проектын тормышка ашыру өчен бирелгән интерактив өстәлне кулланып, тагын да киң аудиторияләрдә күрсәтү бик тә отышлы.

Шәһәрнең 68нче «Күкчәчәк», 76нчы «Җилкәй», 95нче «Балкыш» балалар бакчалары өчен фестиваль-бәйрәм оештырдык. Бакчабызның 6нчы татар теркемендә һәм 2нче рус төркемендә тәрбияләнүче балалары милләтебез хәзинәләрен заманча технологияләр кулланып тәкъдим иттеләр. Музей хәзинәләребезне җанландырып, икенче яшәү сулышы өрделәр. Эшебезнең нәтиҗәләре бик тә уңышлы, уртак тәҗрибәбезне башка хезмәттәшләребез дә югары бәяләде. Этнофестиваль-бәйрәмнән истәлекле мизгелләр фотосурәтләрдә чагыла. 

Чаллы шәһәре «Алтын каурыйлы кош» балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Семёнова Екатерина Леонид кызы, тәрбияче Кисмаева Диана Виталий кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев