Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Күзләрегезне саклагыз

Бөтендөнья күрү көне октябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә үткәрелә.

Күрү сәләте – табигатьнең бөек бүләге, аның турында һәрдаим кайгыртырга кирәк. Бөтендөнья күрү көне
октябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә үткәрелә. Балалар бакчасы төркемнәренә ел саен күрү сәләте начарланган һәм күзлек киеп йөрергә мәҗбүр булган балалар килә.

Кече төркемдә гадәти булмаган көн – «Бөтендөнья күрү көне» белән танышу булды. Знайка һәм Матвей исемле галим мәче кунакка килде. Знайка күзлек турында сөйләде. Күзлек безгә бу матур дөньяны яхшырак күрергә ярдәм итә. Күзлек начар күрүче кешеләргә кирәк. Күзлек кысадан һәм линзалардан тора. Күзлекләрне саклап йөртергә кирәк, аларны махсус кулъяулык белән сөртергә һәм футлярда гына сакларга кирәк. 

Аннары балалар «Смешарики» мультфильмы герое - күзлекле Керпе портретын буядылар. Карандашны дөрес тотарга һәм пөхтә итеп буярга өйрәнделәр.

Матвей исемле мәче кояштан саклаучы күзлекләр коллекциясен күрсәтте. Кояштан саклаучы күзлек – матур аксессуар гына түгел, ә кояшлы көнне күзләрнең аерылгысыз атрибуты. «Йөз тапкыр ишетүгә караганда, бер тапкыр күрү яхшырак", - ди халык мәкале. Күзләрегезне саклагыз!

Яшел Үзән районының 41нче "Гөрләвек" балалар бакчасы тәрбиячесе Насыйбуллина Гөлназ Сәлим кызы.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев