Күзәтүчәнлекне үстерәбез
Сентябрьдә балалар бакчаларында да уку-шөгыльләр башлана. Без инде балалар белән бик күп кызыклы шөгыльләр уздырдык.
Җәй үтте дә китте. Җәй көне балаларның иң яратканы – бакча янындагы мәйданчыкта уйнау. Нинди генә күңел ачулар уздырмадык. Билгеле, балаларның вакытын күңеллерәк итү өчен мәйданчык та кызыклы булырга тиеш. Моның өчен әти-әниләребез бик тырыштылар. Алар ярдәме белән уен мәйданында төрле кызыклы фигуралар, саф һавада спорт белән шөгыльләнер өчен баскетбол кәрҗине, футбол капкалары, матур-матур чәчәк клумбалары барлыкка килде.
Сентябрьдә балалар бакчаларында да уку-шөгыльләр башлана. Без инде балалар белән бик күп кызыклы шөгыльләр уздырдык. Ә беркөнне мәйданчыгыбызда әти-әниләр утырткан чәчәк клумбасын күзәттек, андагы чәчәкләрне өйрәндек, аларның төсләренә игътибар иттек. Группага кергәч, аппликация дәресендә без шул клумбаларны ясадык. Бик матур килеп чыкты.
Яр Чаллы шәһәре, 50нче балалар бакчасы тәрбиячеләре – Гарифуллина Айнара Ростамовна, Хайдарова Чулпан Зуфаряновна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев