«Курай» бакчасында кунакта
Бакчабызда «Маһруй әбидә кунакта» дигән чара уздырдырылды.
Чаллы шәһәре 109 нчы «Курай» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен өйрәтү мөһим чараларының берсе булып тора һәм балаларга милли тәрбия бирүдә шактый эшләр башкарыла.
Менә бүген шәһәребезнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче 5 нче номерлы методик берләшмәнең татар телчеләре утырышы кысаларында «Маһруй әбидә кунакта» дигән чара уздырдырылды.
Бу чыгыш — балалар һәм кунаклар өчен дә бәйрәмгә әверелде! Бакчада тәрбияләнүче балалар татар телендә матур итеп «Туган тел»не җырладылар, «Чума үрдәк-чума каз», «Мәкаль әйтеш» уеннарын яратып уйнадылар, малайлар «Батыр Мияу белән Куркак Куян» анимацион сюжетына нигезләнеп, кашык театры күрсәттеләр.
Кечкенә төркемгә йөрүче Азалия үзенең матур җырын бүләк итте һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче кызларыбыз «Әбием,әбекәем»не башкардылар. Ә чара ахырында, педагоглар һәм балалар катнашында,түбәтәй ясау буенча мастер-класс оештырылды. Барлык катнашучылар да бүген тагын бер тапкыр татар халкының гомергә эшчән, әдәпле, кунакчыл, ачык йөзле, миһербанлы булганын расладылар.
Балаларда милли горурлык, зәвыкъ, татар теленә мәхәббәт хисе тәрбияләүдә бу чараның әһәмиятен бик зур булды!
Раиля Шаймарданова, 109 нчы «Курай» балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе;
Факия Гиниятуллина, Яр Чаллы шәһәре 109 нчы «Курай» балалар бакчасы тәрбиячесе
Лилия Сибгаева, Яр Чаллы шәһәре 109 нчы «Курай» балалар бакчасы балаларга ана теле өйрәтүче тәрбиячесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев