Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Күңелле сәяхәт

«Алтын каурыйлы кош» балалар бакчасы бик күп төрле эшләр башкара.

Татнефть ААҖ хәйрия фонды ярдәмендә «Тәгәрмәчтәге музей» грант-проектын тормышка ашырып, «Алтын каурыйлы кош» балалар бакчасы бик күп төрле эшләр башкара.

Бакчабызда эшләп килүче «Сөйләп торучы хәзинәләр» музей — байлыгыбызга экскурсия оештырдык. Бу мизгелләр балаларда, мавыктыргыч байлыкларыбызның бүгенге көндә дә сакланып калуы кызыксыну уятты. Шуны истә тотып, без балаларыбызны тагын да бай, зур мәйданнар биләп торган Чаллы шәһәр музеена кунакка чакырдык.

Хәтта, әти-әниләребез дә бу мизгелләрне бик сөенеп каршы алды. Һәрбер әти-әни үзенең сабые белән шәһәребездәге «Туган якны өйрәнү» музеена сәяхәт ясадылар. Никадәр хисләр, яңалыклар, бай тарих хәзинәләрен балалар да, зурлар да сокланып тыңладылар. Кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. «Алтын каурыйлы кош» балалар бакчасындагы музейны тагын да баетып, матурлап, саклап тотарга кирәклегенә төшенделәр.

Төркем тәрбиячеләренә һәм әти-әниләргә зур рәхмәтебезне, хөрмәтебезне җиткерәбез. Мондый төр сәяхәтләр безгә грант юнәлешендә эшләү дәверендә һәм тагы бик күп еллар нәтиҗәле булыр, яңадан-яңа очрашулар бүләк итәр, дип көтеп калабыз. Безнең бакчабызның кечкенә патриотларыннан һәм халкыбызның байлыкларын саклап, киләчәктә баетып торучы нәни дусларыбыздан фото мизгелләр.

Чаллы шәһәре 100 нче «Алтын каурыйлы кош» балалар бакчасы тәрбиячеләре: Ильязова Флүдә Шәйхенуровна, югары категорияле тәрбияче, Харисова Лилия Радиковна, I категорияле тәрбияче, Мысник Ольга Борисовна -1 нче категорияле тәрбияче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев